ТР Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина профильле министрлыклар һәм ведомстволар белән киңәшмә үткәрде, анда офсет контрактлар төзү мәсьәләләре буенча дәүләт хакимияте башкарма органының үзара хезмәттәшлеге тәртибе турында фикер алыштылар.
Очрашуда катнаштылар:
ТР Министрлар Кабинеты Аппараты, ТР Сатып алулар буенча Дәүләт комитеты, «Татарстан Республикасы сатып алуларны үстерү үзәге» Акционерлык җәмгыяте вәкилләре.
Мондый киңәшмәләр даими үткәрелә, чөнки офсет контракты белән берничә инвестор кызыксына.
“Хәзерге чынбарлыкта инвесторларны җәлеп итүнең яңа формаларына кискен ихтыяҗ барлыкка килә. Офсет контракты - инвестиция проектын гамәлгә ашыру шарты белән гарантияле сату. Аерым алганда, таләпләр арасында инвестицияләрнең минималь күләме 1 млрд сумнан 100 млн сумга кадәр киметелгән. Әлеге механизмны гамәлгә ашыруның яңа шартлары төрле өлкәләрдә инвесторлар санын арттырырга мөмкинлек бирәчәк”, — дип уртаклашты Талия Миңнуллина.