Бүген Талия Миңнуллина ел саен үткәрелә торган Mars Fest антиконференциясе - Казан федераль университетының ачык белем бирү мәйданчыгында спикер булды.
Marx Fest студентлар чыгышларны тыңлап кына калмаган, ә спикерларга кызыксындырган сораулар да биргән мәйданчыкка әверелде. Шулай ук биредә студентлар стартаплары презентациясе узды.
Бу юлы яшьләр эшкуарлыгы перспективалары турында фикер алыштылар. ТР ИҮА башлыгы студентларга агентлык эшчәнлеге һәм инвесторларны җәлеп итү буенча көндәлек эш турында сөйләде.
Панельле фикер алышудан соң ук башлангыч эшмәкәрләр үз эшләрен тәкъдим иттеләр. КФУ ИЭИФның 2 курс студенты Таисия Косолапова гарәп стилендәге киемнәр коллекциясен тәкъдим итте.
Талия Миңнуллина яшь дизайнерны 20 майда «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» XIV халыкара икътисадый форумы кысаларында узачак Modest Fashion Day күргәзмәләренә чакырды.
Modest fashion мода индустриясендә перспективалы юнәлеш, ул әдәплелек һәм хәзерге заманның яңа эстетикасын чагылдыра.
Таисия Косолапова: "Минем өчен бу зур көтелмәгәнлек һәм зур хөрмәт. Бу онытылмаслык тәҗрибә булачак, ул миңа алга таба үсәргә ярдәм итәчәк".