“Зөя шәһәр-утрау” табигать, тарих һәм архитектура уникаль һәйкәленә сәяхәт

2013 елның 19 августы, дүшәмбе

17 августта Татарстан Республикасының Инвестицион үсеш агентлыгы коллективы Татарстан Республикасының Яшел Үзән районында урнашкан “Зөя шәһәр-утрау” янына сәяхәт итте.

Искә төшерик, 2010 елдан Татарстан Республикасының беренче президенты Минтимер Шәймиев теләге буенча масштаблы Булгар һәм Свияжск шәһәрләрен саклау һәм үстерү “Яңарыш” фонды республика программасын тормышка ашыру башланды. Ул тарихи һәм истәлекле урыннарын реставрация һәм яңадан төзү, яңа мәдәни һәм инфраструктура объектларын төзүен үз эченә ала.  Шулай, 3 август көнне ТР ИҮА Татарстанның тарихи урыннарының берсе – Болгар шәһәрен карадылар.

Зөя шәһәр-утрау Казаннан 30 км ераклыкта, Зөя, Щука һәм Идел елгалары акваториясендә урнашкан. Казанны яулап алу өчен Иван Грозный указы буенча көчле ныгытма рәвешендә нигез салынган Зөя күп төрле борынгы рус архитектура, православие мәдәнияте һәм тарих һәйкәлләрен саклаган. Белгечле далил белән ТР ИҮА хезмәткәрләре утрауның искиткеч архитектура һәйкәлләре белән таныштылар, матур табигатен күреп, шәһәрнең кешеләре, тарихы һәм риваятьләре белән сихерле атмосферага чумдылар.

Зөядә малайлар өчен Успен һәм кызлар өчен Иоан-Предтечен кәшишханәләренә нигез салынган. Хәзер Зөядә шулай ук 1551 елда барлыкка килгән Троицк чиркәве, Никольск һәм Успен соборы бар. ТР ИҮА коллективы үз күзләре белән Изге Өчлек гыйбадәтханәсен күрә алдылар. Ул, шулай ук, 1551 елда барлыкка килгән. Ул шәһәр белән бергә дүрт атна эченә 75 мең кеше ярдәмендә салынган. XVI гасырның уртасында Зөя ныгытмасы Новогород, Псков һәм хәтта Мәскәүдән зуррак булган.

Зөя музеенда “Зөя җиренең серләре”, “Борынгы Зөя шәһәре”, “Зөя: сәясәт репрессияләре һәм ГУЛАГ корбаннары”, “Утрау белән соклану” күргәзмәләрен күрергә мөмкинлек булды. Анда XVI-XX гасыр археологик табышлары һәм фото рәсемнәр карарга тәкъдим ителде.

Шулай ук, 2010 елдан башлап Зөя шәһәр-утравында ел саен июль аенда Бөтен Россия масшабындагы Татарстан Ачык җәя һәм арбалеттан ату турниры “Зөя җамы” үтә. Алдагы вакытта яңа кунакханә, күргәзмә урыннары, Зөя елгасы музее, сәясәт репрессияләре корбаннарына һәйкәл төзү планлаштырыла.

Сәяхәтчеләр, шулай ук, Ат аланына бардылар. Шунда аларга сувенирлар, 16 гасыр продукциясен сатып алу, атта йөрү, бал һәм балдан эшләнгән эчемлек ашап карау, “бәхет дагасын” чүкү һәм балчыктан савыт саба ясау мөмкинлекләре бирелде.

“Шәһәр бик матур һәм тыныч,- ТР ИҮА хезмәткәрләре уртаклаштылар. – Без шәһәрнең серле атмосферасына, әлбәттә, кердек, ә утрау һәм аның тирә-як матурлыгы исебездә озакка калды”.

 

ТР Инвестицион үсеш агентлыгының матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International