Халыкара Нуриев фестивале KazanForum мәдәни программасын ачты

2023 елның 12 мае, җомга

Бүген Рудольф Нуриев исемендәге Халыкара классик балет фестивале «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» 2023 халыкара икътисадый форумының мәдәни, спорт һәм эшлекле чаралар программасын ачты. Күргәзмәләр, концертлар, спорт ярышлары һәм эшлекле очрашулар киләсе атна дәвамында дәвам итәчәк һәм Болгарда «Изге болгар җыены» бәйрәме белән тәмамланачак.

Нуриев фестивале белән бер үк вакытта Казанда KazanForum көннәрендә Рахманинов исемендәге «Ак сирень» Халыкара фестивале дә узачак. Ә 16-19 майда Казан теннис академиясендә футбол буенча Фиджитал-уеннар узачак.

Төп эшлекле программа алдыннан Казанда 17 майда «Бизнесның чит ил базарларына чыгу практикасы һәм механикасы» дигән практик конференция, ИХО илләренең яшь дипломатларының VII форумы һәм сәүдә-сәнәгать палаталарының Халыкара форумы узачак. Ә 18 майда «Казан Экспо» күргәзмә комплексы территориясендә форумның эшлекле сессияләре старт ала.

Монда ук күргәзмә комплексы территориясендә Russia Halal Expo Халыкара хәләл-индустрия күргәзмәсе ишекләрен ачачак һәм халыкара шеф-поварлар Кубогы узачак. Ә «Ак Бүре», «Триумф» спорт комплексларында һәм Казан спорт сараенда «Алтын шайба» Бөтенроссия яшь хоккейчылар ярышларының суперфиналы узачак.

19 майда Казан Ратушасында «Россия – Ислам дөньясы: дини-ара хезмәттәшлек нигезе буларак традицион рухи-әхлакый кыйммәтләр» стратегик күзаллау төркеме утырышы узачак. Аны Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырачак. Шул ук көнне «Казан» Агросәнәгать паркында Russia Halal Market хәләл-индустрия ярминкәсе ачылачак, ә Болгарда Бөтенроссия татар дин әһелләре форумы старт алачак.

20 майда Казанның «Корстон» ДТРКда Modest Fashion Day әдәпле мода фестивале узачак, шулай ук KazanForum кунакларын Казан Кремле һәм Зөя утрау-шәһәрчеге буйлап экскурсия көтә.

Ниһаять, 21 майда форумның төп программасы Болгар шәһәренә күчәчәк, анда 922 елда Идел буе болгарларының дәүләт дине буларак ислам динен кабул итүенә багышланган «Изге Болгар жыены» бәйрәме узачак. Бәйрәм кунакларын мәдәни һәм экскурсия программалары, шулай ук корэш буенча халыкара ярышлар көтә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International