KazanSummit 2013 кә әзерләнү буенча киңәшмә узды

2013 елның 21 августы, чәршәмбе

Казанда 2-3 октябрьдә Россия һәм ИХО илләренең V Халыкара икътисади саммиты KazanSummit 2013 үтәчәк.

Татарстан Республикасының премьер-министры Ильдар Халиков рәисе булган оештыру киңәшмәсендә Татарстан Республикасының министрлыклар һәм рәислекләр, ТР Сәнәгать һәм сәүдә пулаты, Казан мизмары, “Казан” халыкара аэропорты һәм Татарстан тамгалыгы вәкилләре катнаштылар. Мәскәүдән киңәшмәгә Россиянең Федерация Киңәшмәсе вәкиле Андрей Бакланов килде.

Искә төшерик, Россия һәм ИХО илләренең V Халыкара икътисади саммиты KazanSummit Татарстан Республикасының башкаласында 2009 елдан башлап ел саен үтә. Бу елда KazanSummit бишенче тапкыр үтәчәк.

Ильдар Халиков ассызыклаганча, саммит федераль бәясен генә түгел (2012 елдан саммит Россиянең Федерация Киңәшмәсе ярдәмендә үтә), әмма бөтендөнья дәрәҗәсен алды.

Алдагы KazanSummit 2013 детальләрен Татарстан Республикасының Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Линар Якупов тәкъдим итте. “Саммитка елдан ел күбрәк Россия хөкүмәт органнары вәкилләре, чит илләр, бизнес, инвестицион фондлар һәм ММХ вәкилләре килә, - дип Линар Якупов билгеләде. - KazanSummit 2013 тә стратегик һәм инвестицион форумнар, ислам икътисады һәм финанслар конференцияләреннән башка Россия һәм ИХО илләренең сәүдә мөнәсәбәтләре буенча бизнес-форум һәм азык-төлек куркынычсызлыгы буенча түгәрәк өстәл саммит программасына керәчәк”.
KazanSummit 2013 ачылу алдыннын 1 октябрь к
өнне Татарстан Республикасының яңа инвестицион мәйданы “СМАРТ Сити Казан” төзелешенә беренче таш кую тәкәллефе үтәчәк. Тәкәллефтә республиканың җитәкчелеге, инвесторлар компанияләренең вәкилләре булачак. Шәһәр “Казан” Халыкара аэропортыннан 3 км һәм Казаннан 15 км ераклыкта урнашачак һәм республиканың бизнес үсеше өчен мәйдан булып торачак.

KazanSummit 2013 тә “акыллы” шәһәрләргә багышланган форум да булачак. Шунда “акыллы” шәһәрләрне тормышка ашыру буенча бөтендөнья тәҗрибәсе каралачак. Бирелгән тема проект үсеше концепциясенең тормышка ашыру тәҗрибәсе алган Якын Көнчыгыш инвесторлары өчен якын булачак дип билгеләнде.

2013 елгы KazanSummit Универсиада 2013 алган Халыкара мәгълүмат үзәге мәйданында үтәчәк. Шунда бизнес, хөкүмәт вәкилләре, инвесторлар арасында очрашулар, Россия һәм ИХО илләре арасындагы хезмәттәшлек турында уртаклашулар, инвестицияләрне җәлеп итү буенча агентлыкларының роле турында сөйләшүләр үтәчәк. KazanSummit 2013 программасында Татарстан Республикасының президенты Рөстәм Миңнеханов белән эш иртәнге ашы, кадрлар хезмәтенең роле турында түгәрәк өстәл , KazanSummit Ат чабышы җамы, дәүләт һәм бизнесның инвестицион сөйкемлелеген формалаштыру буенча дискуссия булачак.

Бугенге киңәшмә кысаларында Линар Якупов саммитта ислам финанслары сорауларын карау мөһимлеген ассызыклады. ТР ИҮА җитәкчесе, шулай ук, Thomson Reuters компаниясенең KazanSummit 2013 тә ислам финансларын кертү буенча юл картасын тәкъдим итәчәк дип белдерде.

Андрей Бакланов, шулай ук, KazanSummit 2013 не үткәрү мөһимлеген ассызыклады һәм Федерация Киңәшмәсе ягыннан 10 сенаторның саммитта катнашуын белдерде.

 

 ТР Инвестицион үсеш агентлыгының матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International