Марат Хөснуллин һәм Рөстәм Миңнеханов KazanForum һәм Russian Halal Expo хәләл-күргәзмәсен ачуда катнаштылар

2023 елның 18 мае, пәнҗешәмбе

«Казан Экспо» мәйданчыгында «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» 2023 XIV халыкара икътисадый форумы һәм Russia Halal Expo халыкара хәләл индустрия күргәзмәсе ачылды. Тантанада Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин, Таҗикстан Республикасы Премьер-министры Кохир Рәсүлзода, Икътисади үсеш министрлыгы башлыгы Максим Решетников, Татарстан Республикасы Рәисе, «Россия – Ислам дөньясы» стратегик күзаллау төркеме рәисе Рөстәм Миңнеханов, ИХО генераль секретаре урынбасары Әхмәт Кавеса Сенгендо катнаштылар.

Марат Хөснуллин билгеләп үткәнчә, Россия Президенты Владимир Путин кушуы буенча быелдан KazanForum федераль дәрәҗәдә үткәрелә. Чараларда 84 илдән 15 меңгә якын кеше катнашачак. Барлыгы 150дән артык эшлекле сессия планлаштырылган.

Вице-премьер ассызыклаганча, Россия һәм ислам дәүләтләре арасында ныклы дуслык һәм тирән хөрмәт бәйләнешләре бар. “Безнең партнерлыкның стратегик характеры мөнәсәбәтләрне ныгыту гына түгел, ә яңа перспективалар да ача. Бу хакта соңгы 3 елда Россиянең ИХО дәүләтләре белән товар әйләнеше 30% ка диярлек артуы да шаһитлык бирә. Көчләрне берләштереп, без бергәләп булган проблемаларны җиңеп, дәүләтләребезнең һәм халыкларыбызның чәчәк атуына ирешә алачакбыз”, - диде Марат Хөснуллин.

Кохир Рәсүлзода үз чиратында форумның әһәмиятен Россия һәм Таҗикстан арасында үзара инвестицияләр һәм кооперация өлкәсендә хезмәттәшлекне ныгыту һәм алга таба киңәйтү күзлегеннән югары бәяләде.

Татарстан Рәисе KazanForum катнашучыларын сәламләде һәм Форумны әзерләүдә ярдәмнәре өчен РФ Хөкүмәтенә рәхмәт белдерде. “Без актив эшләгән Ислам хезмәттәшлеге оешмасыннан дусларыбызга, Kazanforumга килгән барлык чит ил партнерларына һәм бизнес вәкилләренә аерым рәхмәт сүзләре. Без кунакларыбыз өчен уңайлы эш шартлары булдырырга һәм яңа элемтәләр урнаштырырга тырыштык. Бу форум безнең илләрнең алга таба чәчәк атуына ярдәм итәр дип ышанам”, - дип өстәде Рөстәм Миңнеханов.

Шулай ук форумда катнашучыларны Дәүләт Думасы Рәисе Вячеслав Володин һәм Федерация Советы Рәисе Валентина Матвиенко сәламләде.

Ачылу тантанасыннан соң кунаклар Russia Halal Expo экспозициясе белән таныштылар. Күргәзмә Россиядә хәләл-индустриянең иң зур мәйданчыгы булып тора. Катнашучылар арасында икътисадның барлык тармаклары вәкилләре диярлек бао, шул исәптән азык-төлек җитештерү, сәламәтлек саклау, сәнәгать, мода һәм матурлык индустриясе, туризм, мәгълүмати технологияләр, финанслар һәм инвестицияләр. Күргәзмәдә ислам икътисады инициативалары, үзара файдалы технологик альянслар, B2B-проектлар, эре бизнес һәм КУЭ субъектлары продуктлары тәкъдим ителде.

Күргәзмә кысаларында Марат Хөснуллин һәм Рөстәм Миңнеханов «Хатын-кыз-эшмәкәр: гаилә һәм бизнес балансы» секциясендә катнашучыларны сәламләделәр, «Атом» электромобиле прототибы белән таныштылар, шулай ук «Аурус» автомобильләрен карадылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International