KazanForum 2023 нәтиҗәләре: 130 килешү һәм 80 катнашучы ил

2023 елның 22 мае, дүшәмбе

"Форум тәэсирләре бик уңай, бик вәкиллекле форум. Мин составны карадым: Якын Көнчыгышның барлык илләре диярлек абруйлы делегацияләр белән тәкъдим ителә. KazanForum Россия һәм Ислам дөньясы илләренең үзара хезмәттәшлегенә этәргеч бирер дип ышанам", - диде РФ Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин. Ул ассызыклаганча, мөселман илләренең берсе дә Россиягә каршы санкцияләр кертмәгән һәм Көнбатыш чикләүләрен хупламаган, бу аларның партнерлар сыйфатында ышанычлы булуын күрсәтә. Форум чараларында 80 илдән делегатлар катнашты. Россия вице-премьеры сүзләренчә, форумның төп темаларының берсе «Төньяк-Көньяк» халыкара транспорт коридоры төзелеше булды, чөнки мөселман илләре Россия авыл хуҗалыгы товарлары һәм хәләл продукция экспорты белән дә кызыксына.

Kazanforumда 6 ике яклы конференция узды: Россия - Төркия, Россия - Мисыр, Россия - Әзербайҗан, Россия - Үзбәкстан, Россия - Малайзия, Россия - Иран. Форумда барлыгы 130 килешү һәм меморандум төзелгән.

Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, форумны Казанда уздыру Россиянең ислам дөньясы илләре белән үзара файдалы мөнәсәбәтләр төзергә әзерлеген тагын бер кат раслады. “KazanForum - илебезнең ислам дөньясына якынаю урыны. Бүген без бер-беребезгә тагын бер адым ясадык”, - диде Миңнеханов.

Форум кысаларында «RussiaHalalExpo» күргәзмәсе узды, анда 11 ил вәкилләре, шул исәптән Иран, Төркия, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре продукциясен тәкъдим итте. Биредә шулай ук зур габаритлы техниканың яңа үрнәкләре, шул исәптән авыл хуҗалыгы машиналары, махсус техника, елга суднолары күрсәтелде.

Russia Halal Market халыкара ярминкәсендә 400дән артык югары сыйфатлы хәләл продукция җитештерүче катнашты.

Ислам Хезмәттәшлеге Оешмасы илләренең Яшь дипломатлары форумы KazanForum мәйданчыгында 23 дәүләт вәкилен җыйды. Фикер алышуның төп темасы күпполяр дөнья чорындагы халыкара мөнәсәбәтләр булды. Бу көннәрдә Казан ратушасында «Россия – Ислам дөньясы» стратегик күзаллау төркеме утырышы узды, аның эшендә 30 илдән 150дән артык вәкил катнашты. Спикерлар арасында Россия Үзәк Диния нәзарәте рәисе Тәлгать Таҗуддин, РФ Диния нәзарәте рәисе Равил Гайнетдин, Мәскәү һәм бөтен Русь Патриархы Кирилл чыгыш ясады. Очрашуның һәм барлык чыгышларның төп юлламасы ислам һәм христианлык вәкилләре тарафыннан хупланган рухи һәм әхлакый кыйммәтләр берлеге булды.

Форумның үзенчәлеге булып Индонезия, Сенегал, Россия, Казахстан дизайнерлары тарафыннан оештырылган Modest Fashion Day әдәпле мода күрсәтү булды. KazanForum кунакларының игътибарын 14 илдән, мәсәлән, Төркия, Иран, Пакистан, Малайзия, Тунис һ.б. шеф-поварларның халыкара ярышлары җәлеп итте. Дөньякүләм танылган аш-су осталары үз илләренең милли ризыкларын хәләл стандартлары буенча әзерләделәр. Форум делегацияләренең аларны сынап карау мөмкинлеге бар иде. Форумның йомгаклау чарасы булып Идел буе Болгариясенең исламны рәсми кабул итү көненә багышланган «Изге Болгар җыены» бәйрәме булды. Быел Болгарга 20 меңгә якын кунак килде. Быелгы бәйрәмнең темаларының берсе Йосыф пәйгамбәр турында «Кысса-и Йосыф» поэмасы авторы Кул Галинең 840 еллыгы булды, ә төп бизәк булып Мөхәммәд пәйгамбәрнең ун экспонаттан торган чын реликвияләр күргәзмәсе хезмәт итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International