Инвестиция советы: 23 миллиард сумлык 11 инвестиция проекты

2023 елның 31 мае, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Инвестиция советы утырышын уздырды. Чара республика Хөкүмәте Йортында узды. Эштә Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.

«Газпром СПГ технологияләре» ҖЧҖ генераль директоры Иван Кожевников Буа, Балык Бистәсе, Түбән Кама һәм Баулы районнарында 4 криоген ягулык салу пункты (КриоТЗП) төзү проектын тәкъдим итте. Рөстәм Миңнеханов газ-мотор ягулыгы артында киләчәк булуын билгеләп үтте. "Моның белән актив шөгыльләнергә кирәк. Инфраструктураны үстерү планында бик кирәкле проектлар", - диде Рөстәм Миңнеханов.

«Туризм.РФ Корпорациясе» АҖ белгече Михаил Хулапов Лаеш районында комплекслы бөтен сезонлы шәһәр читендәге курорт төзү проекты турында сөйләде. Элегрәк Татарстан Рәисен туристлык территориясенең мастер-планының беренче этабын эшләү нәтиҗәләре белән таныштырдылар.

«Физра» ҖЧҖ генераль директоры Илшат Газизов ел әйләнәсе спорт белән шөгыльләнү өчен Казанда һәм Яшел Үзәндә футбол манежлары төзү проектын хуплауларын сорады. “Социаль һәм бик кирәкле проектны хуплыйбыз”, - дип билгеләп үтте республика Рәисе.

«Крайс» компанияләр төркеме Яшел Үзән районында туңдырма һәм кондитерлык эшләнмәләре җитештерү буенча фабрика ачарга планлаштыра («Славица туңдырма фабрикасы «ҖЧҖ). Җитештерүне “Тура 2.0” индустриаль паркы территориясендә урнаштыру планлаштырыла. Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, әлеге проект республика эчендә сөт эшкәртү өлешен арттырырга мөмкинлек бирәчәк.

«Арт» компаниясе «Ростсельмаш» дилерлык үзәген төзү буенча проект әзерләгән. Аны шулай ук Яшел Үзән районының «Тура 2.0» индустриаль паркында ачу планлаштырыла.

«Шәһәр термалары» ҖЧҖ проекты Яшел Үзәндә термаль комплекс төзүне күздә тота. Килүчеләр өчен 10 төрдән артык төрле сауна һәм мунча, шулай ук җылытылган бассейннар булачак. Инвестор Түбән Камада шундый ук проектны гамәлгә ашырган инде.

«КИП Мастер «АҖ» “Техногород” индустриаль паркын булдыру проектын тәкъдим итте. Проект кысаларында электрон сәнәгать өлкәсендә Олимп технопаркы, лабораторияләр, җитештерү корпуслары, мәгариф мохите төзү күздә тотыла. «Проект кызыклы. Бигрәк тә югары технологияләр өлкәсендә белем бирү компетенциясе дә бар», - диде Рөстәм Миңнеханов.

ТР Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина: "Агымдагы ситуациядә инвесторлар белән эшләү авыррак. Аларның һәрберсенә индивидуаль караш кирәк. Һәрбер проектка төрле дәрәҗәдә ярдәм кирәк. Кайдадыр юл, кайдадыр челтәр".

Инвестиция советы әгъзалары тәкъдим ителгән барлык проектларны да хупладылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International