ESG һәм Тотрыклы үсештә хатын-кызларның роле

2023 елның 19 июне, дүшәмбе

“ESG һәм Тотрыклы үсештә хатын-кызларның роле” - ТР ИҮА җитәкчесе Талия Миңнуллина «СИБУР» компаниясе белән берлектә оештырылган дискуссиянең модераторы булды.

Фикер алышу KazanForum катнашучылары һәм кунаклары арасында иң популяр булган «Хатын-кыз карашы» панель сессиясе темаларының үсеше булды. Бизнеста, сәясәттә, иҗтимагый эшчәнлектә уңышларга ирешкән хатын-кызлар җәмгыятьнең тотрыклы үсеше өчен комплекслы чишелешләр тәкъдим итәләр. Бүген фикер алышуларда төп трендлар билгеләнде.

Яңа корпоратив практикаларны формалаштыру һәм үстерү - Светлана Данилова, “Сибур”

Яңа буын тормышы өчен шәһәр мохитен проектлау - Илсөяр Төхвәтуллина, Казанның баш архитекторы

Ябык цикл икътисады - реаль модельләр - Ирина Антонова, КИУ проректоры

Бизнесның социаль җаваплылыгы һәм экология – Динә Лаврикова, «Нәфис Косметикс»

Талия Миңнуллина: “Корпорацияләр, икътисад һәм территорияләр үсешенә хатын-кыз карашы гендер тигезлеге өчен көрәш турында гына түгел, ә җәмәгатьчелек проблемаларын хәл итүгә хатын-кызларның аңлы карашы -Тотрыклы үсеш өчен бик кирәкле нәрсә".

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International