Тормышка ашыруның беренче этабы 3,7 млн. сум булган проект Татарстан – Төркия эш форумы кысаларында тәкъдим ителде.
Бүген “Корстон”да Татарстан Республикасының Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Төркиянең Икътисад министры Зафер Чаглаян катнашуы белән Татарстан – Төркия эш форумы ачылды. Форумда 100 дән артык Төркия һәм 200 Татарстан компанияләре катнаштылар.
Рөстәм Миңнеханов билгеләгәнчә, Казанда Төркия эшкуарлары белән очрашуларны үткәрү Татарстан һәм Төркия арасында яхшы мөнәсәбәтләр булуын әйтә. Президент, шулай ук, Төркиянең республика өчен иң алдагы икътисади партнерларының берсе булуын ассызыклады.
Төркиянең Татарстанга инвестицияләр күләме - 1,5 млрд. доллар булачак дип көтелә. Төркия, шулай ук, Татарстан белән бердәм эшкуарлар саны буенча алда тора – Татарстан территориясендә 278 шундый компания бар. Төркиянең иң эре эшкуарлары МИЗ “Алабуга” резидентлары рәвешендә тора.
Зафер Чаглаян үз чиратында Татарстан һәм Төркия арасындагы хезмәттәшлектә ТР Президенты һәм Төркиянең премьер-министрының зур ролен билгеләде.
Татарстан Республикасының Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Линар Якупов республиканың инвестицион потенциалын һәм Татарстанның яңа инвестицион мәйданын - “СМАРТ Сити Казан” проектын презентацияләде. Линар Якупов шул пректын тормышка ашыруының эшчәнлеге турында сөйләде: инфраструктураны булдыру, инвесторлар һәм резидентлар белән аралашу. “Россия һәм ИХО илләренең V Халыкара икътисади саммиты (KazanSummit 2013) кысаларында 1 октябрь көнне “СМАРТ Сити Казан”ның беренче объектына тантаналы рәвештә таш кую церемониясе үтәчәк” , - дип ТР ИҮА җитәкчесе белдерде.
Татарстан Республикасының Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Төркиянең Икътисад министры Зафер Чаглаян алдында форумда ике документка кул куелды. Беренчесе – Татарстан Республикасының сәүдә һәм сәнәгать министрлыгы һәм Төркиянең Экспортерлар Ассамблеясы арасында. Икенчесе – Яр Чаллының муниципаль органнар идарәсе, «Еврогруп» һәм «Компас Инжиниринг» компанияләре арасында автоград территориясендә торак йорт комплексын төзү буенча өчъяклы протокол.
Яр Чаллыда “Бөтеншәһәр үзек” торак йорт микрорайонын 19 комплексында өч этапта төзү планлаштырыла. Хакы 3,7 млрд. сум булган беренче этабында 5,8 га булган ике 25 этажлы һәм ике 18 этажлы торак йорт төзергә планлаштырыла.
Kastamonu Entegre компаниясе проектның инвесторы булып тора. Хәзерге вакытта МИЗ “Алабуга” территориясендә МДФ-панельләрне җитештерү буенча завод төзи. «Еврогруп» девелопер компаниясе “В” һәм “В+” сыйфатлы офис һәм сәүдә үзәкләрен төзәчәк.
ТР Инвестицион үсеш агентлыгының матбугат хезмәте