Tatarstan Gulf Investment Company «СМАРТ Сити Казан»ның күргәзмә үзәк анализын башлады

2013 елның 4 сентябре, чәршәмбе

«СМАРТ Сити Казан» ның аерым мәйданнарының инвестицион анализын әзерләү буенча килешүгә Tatarstan Gulf Investment Company (TGIC) халыкара компаниясе һәм ААҖ “Татарстан Республикасының Үсеш корпорациясе” кул куйдылар.

Хезмәттәшлек турында килешүгә Татарстан Республикасының Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Линар Якупов алдында Татарстан Республикасының Үсеш корпорациясе генераль директоры Булат Гаянов һәм TGIC директоры Рашид Кармастаджи кул куйдылар.

Искә төшерик, 2013 елның 30 апрелендә Дубаида үткән III Еллык инвестицион форумы Annual Investment Meeting (AIM) Татарстан Республикасының Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашуында TGIC (Tatarstan Gulf Investment Company) һәм Татарстан Республикасының Үсеш корпорациясе арасында «СМАРТ Сити Казан» проектын тормышка ашыру кысаларында аралашу буенча Меморандумга кул куелды. Tatarstan Gulf Investment Company нигез салучы булып Берләшкән Гарәп Эмиратлары, Катар, Бахрейн инвестицион компанияләр группасы тора. 2013 елда ул башка Якын Көнчыгыш инвестицион компанияләрен проектка җәлеп итү өчен барлыкка килде.

Халыкара күргәзмә үзәге “СМАРТ Сити Казан” территориясендә аэроэкспресс тукталышы янында урнашачак. Объект «СМАРТ Сити Казан» эш үзәгендә 46 мең метр мәйданда төзеләчәк. Шул урында, шулай ук, транзит кунакханә, регионның сәүдә моллы, бизнес-үзәк, бердәм транзит терминал булачак.

«СМАРТ Сити Казан» тәзелешенә тантаналы таш кую церемониясе Россия һәм ИХО илләренең  V Халыкара икътисади саммиты (KazanSummit 2013) алдыннан 1 октябрьдә үтәчәк .

 

ТР Инвестицион үсеш агентлыгының матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International