«СМАРТ Сити Казан» проектының эко-макетын булдыру буенча конкурс нәтиҗәләре

2013 елның 5 сентябре, пәнҗешәмбе

Җиңүчеләрне тантаналы бүләкләү церемониясе Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгында үтте.

Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы һәм Татарстан Республикасының Үсеш корпорациясе (ТР ҮК) оештырган «СМАРТ Сити Казан» мәйданының экологик макетларын булдыру буенча конкурс 2013 елның 15 июнендә башланды. Конкурс тирә юньне пычрату проблемасына игътибар итү һәм аны саклауга юнәлгән. Конкурста Казан архитектура һәм төзелеш университеты студентлары һәм аны тәмамлаучылар булган 7 команда катнашты.

Конкурста катнаша алган макетлар кайбер таләпләрне үтәү белән ясалдылар. Мәсәлән, макет эшкәртелгән материаллардан, “СМАРТ Сити Казан” мастер-планы концепциясенә охшаган һәм креатив ясалган булырга тиеш. Финалистларны архитекторлар, макет карханәләре, Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы, Татарстан Республикасының Үсеш корпорациясе һәм аларның чит ил партнерлары бәяләделәр.

Конкурста ике команда җиңде. Беренче команда, составы - Рената Желтирова, Алексей Лазарев һәм Андрей Ванюков, компьютер микросхемалары, платалардан торган макет тәкъдим иттеләр. Икенче команда, составында - Дарья Герасимова, Илья Бадыкшанов һәм Евгений Кулаков, үзенең эко-макетын картон, газета һәм пакетларны кулланып ясадылар.

ТР Үсеш Корпорациясе генераль директоры макетларны югары бәяләде. Татарстан Республикасының Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Линар Якупов җиңүчеләргә дипломнар, смартфоннар бүләк итте.

Эко-макетлар Казанның зур сәүдә үзәкләрендә күргәзмәгә чыгарылачак. Шул күргәзмә шәһәрдә яшәүчеләрнең һәм кунакларның Татарстаннда яңа инвестицион мәйдан “СМАРТ Сити Казан” төзелешенә игътибарларын  җәлеп итәчәк. Шәһәр алдагы технологияләр кулланып төзеләчәк. Мәсәлән, яңгыр суын җыю системасы, кояш энергиясен куллану, мусорны бүлеп җыю, электрик транспорт һәм велосипедлар өчен юллар белән тәэмин ителгән акыллы транспорт системасы.

 

 ТР Инвестицион үсеш агентлыгының матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International