Татарстанда өч гомуми белем бирү мәктәбе дәүләт-хосусый партнерлык механизмы ярдәмендә ачылды

2023 елның 1 сентябре, җомга

Дәүләт һәм бизнес партнерлыгы эшли: ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов Белем көненә 3,5 мең укучыга исәпләнгән 3 яңа мәктәпне файдалануга тапшырды.

2022 елның февралендә Татарстан Республикасы Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгына концессия килешүләре механизмын кулланып, «Мәгарифне үстерү» федераль дәүләт программасы кысаларында мәктәпләр төзү буенча сайлап алуның өченче дулкынында катнашу өчен гаризалар тапшырды, шулардан 3 мәктәп сайлап алынды.

Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы гомуми белем бирү мәктәпләре төзелешен мөмкин кадәр кыска вакыт эчендә гамәлгә ашыру максатыннан ведомствоара зур эш башкарды.

Уртак эш нәтиҗәсендә 2022 елның 23 декабрендә Татарстан Республикасы Мәгариф министрлыгында мәгариф объектларын финанслау, булдыру һәм эксплуатацияләүгә карата 3 концессия килешүе имзаланды:

1. 1501 урынга исәпләнгән гомуми белем бирү мәктәбе: Казан шәһәре, Идел буе районы, Р. Гәрәев урамы («Волга киңлекләре», «Соловьиная роща», «Әкият Урманы» торак комплекслары);

2. Яр Чаллы шәһәре, 34 комплекс адресы буенча 1501 урынга исәпләнгән гомуми белем бирү мәктәбе;

3. Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының Түбән Метески авылы адресы буенча 500 урынга исәпләнгән гомуми белем бирү мәктәбе.

Өч проектка кертемнәрнең гомуми күләме 6,7 млрд сум тирәсе, шуларның 6,55 млрд сум шәхси инвестицияләр тәшкил итә.

Әлеге эш нәтиҗәләре буенча 31 августта Рөстәм Миңнеханов 3 яңа мәктәпне ачу тантанасында катнашты. Шулай ук ВКС режимында Россия Федерациясе мәгариф министры Сергей Кравцов, ВЭБ.РФ Дәүләт үсеш корпорациясе рәисе Игорь Шувалов катнашты.

Талия Миңнуллина: “ДХП механизмнары ярдәмендә безнең республикада тагын өч яңа мәктәп барлыкка килде. Без дәүләт һәм бизнес татарстанлылар һәм аларның балалары өчен яшәү шартларын яхшырту омтылышында бердәм булган проектлар өстендә эшләргә шат. Бу мәктәпләрдә укучы балаларга күбрәк белем алырга һәм киләчәктә безнең төбәк файдасына эшләү өчен актив үсергә телим!”

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International