BASF компаниясе Казанда төзелеш химиясен җитештерү буенча завод ачты

2013 елның 6 сентябре, җомга

BASF беренче җитештерү линиясенең тантаналы ачышы “Химград” технополисы мәйданында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов алдында булды.

BASF яңа заводы бетонга 20 дән артык өстәмә чыгарачак. Җитештерүдә, шулай ук, продукциянең эффективлыгын тикшерү һәм сыйфатын карау буенча алдагы лаборатория ачылды. Җитештерүнең уникальлеге продукциягә рецептларны эзләү процессында мәхәлли матдәләрнең махсус сыйфатлары белән бәйләнгән.

BASF беренче җитештерү линиясен тантаналы ачышы барышында BASF, шулай ук, су әзерләү, азык-төлек продуктларын җитештерү, ТКХ, машина сәнәгате, авыл хуҗалыгы, төзелеш өлкәсендә Татарстан сәнәгате өчен инновацион чишелешләр тәкъдим итте. BASF компаниясе үзенең технологияләрне куллануын шул ук вакытта күрсәтте – церемониядә катнашучыларга әзерләнгән урынга «Elastocoat»  материалын китерделәр, берничә секунд эчендә ул каты матдәгә әйләнә һәм сыек бәрк мембранасын формалаштыра.

ҖЧҖ   “БАСФ Төзелеш Материаллары” Генераль дректоры Сергей Ветлов BASF төзелеш химиясе дивизионының мөһим вакыйгасы – Россиядә компаниянең 10 ел эшләү көне белән туры килде. Ветлов сүзләре буенча Татарстан иң тиз үсеш ала торган регионнарының берсе булып тора һәм чимал үзенчәлекләренә һәм мәхәлли таләпләренә туры килгән Европа дәрәҗәсендә продуктларны тәкъдим итергә мөмкинлек бирә. Аннан башка, республикада җитештерүен ачу компаниянең логистикасын һәм илтеп бирү хезмәтенә вакыт киметергә ярдәм итәчәк.

Чыгыш ахырында ҖЧҖ “БАСФ Төзелеш Материаллары ” Генераль дректоры  BASF  компаниясенең социаль эшчәнлеге мөһим юнәлешләренең берсе булып мәгариф проектларына ярдәм итүен билгеләп, 9 нчы номерлы Казан мәктәбенең химия бүлмәсен тәэмин итү буенча сертификат бирде.

 

ТР Инвестицион үсеш агентлыгының матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International