TransLogix компаниясе Татарстанда үзенең вәкиллеген ачырга планлаштыра

2013 елның 6 сентябре, җомга

Республика территориясендә TransLogix компаниясе эшчәнлегенең бер юнәлеше Татарстан Республикасының Экспорт Корпорациясе белән хезмәттәшлек итү булып торачак.

ТР Экспорт Корпорациясе һәм TransLogix логистика компаниясе арасында хезмәттәшлек сораулары турында бүген Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгында үткән очрашуда  уртаклаштылар. Очрашуда ТР ИҮА Җитәкчесенең урынбасары Инсаф Галиев, ТР ИҮА Инвестицияләрне мавыктыру рәисе Вайет Форд һәм ТР Экспорт корпорациясе генераль директоры Айрат Назмеев катнаштылар. TransLogix компаниясеннән ошрашуга Генераль директор Артур Ямалов һәм Проектлар буенча Генераль директор Дмитрий Гимаксон килделәр.

Очрашу барышында Татарстан Республикасының Экспорт Корпорациясе эшчәнлегенең төп юнәлешләре һәм аның алдында ТР Хөкүмәте белән куелган мәсьәләләрен тәкъдим иттеләр. Мәсәлән, ТРЭК  Генераль директоры Айрат Назмеев сүзләре буенча, сатуларның географиясен киңәйтү һәм республикадан экспортка барган продукциясенең сайлау мөмкинлекләрен арттыру максат булып тора.

Яклар хезмәттәшлек мөмкинлекләре һәм бердәм эшчәнлек турында уртаклаштылар. TransLogix вәкилләре Татарстан Республикасында елның азагына кадәр үзенең вәкиллеген ачу нияте турында белдерделәр. Бу турында ТР Премьер-министры Ильдар Халиков һәм TransLogix арасындагы очрашуында әйтелде. Очрашуда, шулай ук, ТР ИҮА Җитәкчесенең урынбасары Инсаф Галиев катнашты. ТР ИҮА һәм ТР Экспорт Корпорациясе белән очрашуында TransLogix җитәкчелеге Корпорациягә тамгалык һәм логистика сорауларында  консультацион ярдәм итү әзерлеген белдерде.

Очрашу ахырында TransLogix җитәкчелеген Россия һәм ИХО V Халыкара икътисади саммитына (KazanSummit 2013) чакырдылар. Артур Ямалов шул мөһим вакыйгада актив катнашу ниятен белдерде. TransLogix Генераль директоры, шулай ук, ТР ИҮА чакыруы буенча компания Татарстанда 13-14 сентябрендә үтәчәк Халыкара транспорт һәм логистика форумында катнашырга планлаштыра.

 

Белешмә

TransLogix компаниясе 2008 елда барлыкка килде. Төп бинасы Санкт-Петербургта урнашкан. TransLogix тамгалык брокеридж һәм халыкара йөк ташулар буенча Санкт-Петербургта алда баручы булып тора. Компаниянең вәкиллекләре Мәскәү, Новороссийск, Владивосток, Брянск, Дюссельдорф, Түбән Новгород, Яр Чаллы шәһәрләрендә урнашкан. Компания эшендә «cargo tracking» йөкләр хәрәкәтен туктаусыз күзәтү уникаль системасы кулланыла.

TransLogix Санкт-Петербургта, Россиядә һәм дәүләттә төрле профессиональ берләшмәләр составына керә: FIATA, Ленинград сәүдә һәм сәнәгать пулаты һәм башкалар. Компания клиентлары арасында Ford Motors Company, Toyota Corporation, Samsung Electronics һәм башкалар бар.

 

ТР Инвестицион үсеш агентлыгының матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International