Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина матбугат конференциясе уздырды.
Спикер республикада инвестицион проектларны гамәлгә ашыру, шулай ук инде игълан ителгән проектларны гамәлгә ашыруның актуаль этаплары турында сөйләде.
«Хәзерге вакытта Кытай инвестицияләре динамикасы уңай. Киләсе елларда без алар белән эшли алырлык өлкәләр җитәрлек булыр дип ышанам. Бүген без Кытай Халык Республикасының Шаньдун, Хунань, Сычуань, Аньхой, Хэйлунцзян, Чжэцзян һәм Чунцин провинцияләре белән килешүләр имзаладык. Кичә Без Кытай эшкуарларының эшлекле берләшмәләре белән бик күп килешүләр имзаладык. Минем уйлавымча, бу безгә бу илдән капитал агымына ишек ачачак. Хезмәттәшлекнең перспективалы юнәлешләре -үсемлекчелек, терлекчелек, авыл хуҗалыгы техникасы, энергетика, робототехника, микроэлектроника, машина төзелеше һәм автомобиль төзелеше», – дип аңлатты Талия Миңнуллина.