«РОСТКИ» турындагы тәэсирләре белән ТР ИҮА җитәкчесе Талия Миңнуллина форум нәтиҗәләре буенча матбугат конференциясендә уртаклашты:
"Алар чара мәйданчыгыннан китмәделәр, Татарстан турында күп сораулар бирделәр, элемтәләрне калдырдылар – конструктив эшкә караш безгә бик ошады".
Кытай ягының мондый кызыксынуы форумны оештыручыларны киләсе елда колачлый торган мәсьәләләр даирәсен киңәйтергә рухландырды. 2024 елда «РОСТКИ»ның даталары билгеле инде – 14-15 ноябрь. Хәзер инде компания вәкилләре күргәзмәдә урынны броньларга тели, ә партнерлар оештыру комитетына панель дискуссияләр өчен яңа темалар тәкъдим итә. Форумда катнашучылар арасында бу юлы станоклар төзү, киләчәк медицинасы буенча сессияләр, Кытай белән сөйләшүләр алып бару, Кытай базарына чыгу, парламентара һәм партияара диалог темалары иң кирәклесе булды, барлыгы 44 сессия уздырылды. "РОСТКИ" шәһәрләре форумына 50 ВИП-кунак килде.
“Бу мәйданчык үзенең беренче елдан ук төрле өлкәләрдә 21 килешү, шулай ук ярымүткәргечләр, лазер җиһазлары, дроннар җитештерү һәм сәнәгатьнең башка төрләре буенча инвестиция инициативалары булуын исбатлады. Маркетинг телендә сөйләгәндә, без тиздән тыгыз фәнни-техник, сәүдә хезмәттәшлеге һәм гуманитар өлкәдәге партнерлыктан нәтиҗәләр алырга мөмкинлек бирә торган воронка булдырабыз”, - дип билгеләп үтте Талия Миңнуллина. Кытайның Казандагы Генераль консулы Сян Бо беренче адым ясалды һәм безнең беренче үсентеләр (РОСТКИ) җимеш бирүче агачка әвереләчәк дип нәтиҗә ясады.