Республика хакимияте органнарының йөздән артык хезмәткәре дәүләт-хосусый партнерлык механизмнарын практик куллануны үзләштерәчәк. ТР ИҮА тарафыннан ДМИЮМ (рус. ВШГМУ) базасында оештырылган квалификация күтәрү программасы старт алды.
Тыңлаучыларга алдан теоретик блок тәкъдим ителгән. 15-16 сентябрьдә аларга проектны гамәлгә ашыру формасын сайлаудан алып аны эшләтеп җибәрүгә кадәр ДХП проектларын структуралаштыру буенча гамәли модуль кысаларында команда эше көтелә. Концессия, ДХП, МХП килешүләрен һәм офсет контрактларын куллану үзенчәлекләре җентекләп өйрәнеләчәк.
Бүген ТР ИҮА җитәкчесе Талия Миңнуллина укыту программасында катнашучыларга киңәш бирде:
«Дәүләт-хосусый партнерлык өлкәсендә безгә грамоталы социаль планлаштыруны тәэмин итә торган иҗтимагый инициатива җитми, нәтиҗәдә инвестор тәкъдим иткәнне генә эшлибез. Ә без актуаль өлкәләрне үзебез билгеләргә, проектларны төрергә һәм аларны структуралаштырырга тиешбез.
Эшмәкәрләр - без дәүләт дәрәҗәсендәге мәсьәләләрне хәл итә алырлык кешеләр. Алар безнең социаль-икътисади планлаштыру максатларына ирешүдә союздашларыбыз, аларның компетенцияләрен кулланырга кирәк! Практик уку нәтиҗәләре буенча нәкъ менә инвесторларга тәкъдим ителә торган иҗтимагый инициатива проектларын күрергә телим».