Бүген Мәскәүдә Күчемсез мөлкәт буенча Халыкара инвестицион форумы PROEstate – Үзәк һәм Көнчыгыш Европада иң зур чараларның берсе үтә. Ул шул өлкәдә бер мәйданда 30 илдән һәм 70 Россия шәһәреннән артык кешеләрне җыя.
9 -11 сентябрьдә Мәскәүдә үтәчәк PROEstate 2013 программасында Татарстан Республикасының Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Линар Якупов һәм Татарстан Республикасының Үсеш Корпорациясе генераль директоры Булат Гаянов – Татарстан Республикасының масштаблы инвестицион проекты “СМАРТ Сити Казан”ны презентацияләделәр. Татарстан Республикасының Хөкүмәтеннән проектның кураторы Татарстан Республикасының Инвестицион үсеш агентлыгы булып тора.
Мәсәлән, форумның беренче көнендә Татарстан Республикасының Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Линар Якупов “Регионнарда булган девелопмент потенциалын ачу юллары” эш иртәнге ашында чыгыш ясады. Чара барышында регионда девелопер стратегиясен формалаштыру, иҗарә торак йортларын төзү һәм тиҗәрәт күчемсез мөлкәтенең киләчәге турында уртаклаштылар. Аерым блок күчемсез мөлкәт өлкәсендә дәүләт-шәхси партнерлыкка багышланды.
Көннең икенче яртысында “Регионнарга инвестицияләү: инвесторларның таләпләре” дискуссиясендә Линар Якупов форумда катнашучыларына “СМАРТ Сити Казан” проектын тәкъдим итте. Шунда уртаклашуның темасы регионнарга финансларны җәлеп итүдә салым өстенлекләре, чит ил инвестицияләрен җәлеп итү стратегиясе, “дөрес” продуктны уйлап табу булып торды. Регионнарда тиҗәрәт күчемсез мөлкәтен финанслау сораулары, чит ил инвесторларының хәтәрләре һәм мөмкинлекләре сораулары күтәрелде.
Икенче көнне ТР ИҮА җитәкчесе Investors Club “Финанслау инструментлары һәм инвестор портреты” эш ашында чыгыш ясачак. Чарада соңгы 1,5 елда Европа төп базарларында эре инвестицион килешүләр, төп сатып алучылар һәм активларны алу сораулары һәм күчемсез мөлкәт базарында инвестицион партнерлык тәкъдим ителәчәк.
ТР Инвестицион үсеш агентлыгының матбугат хезмәте