Saria МИЗ “Алабуга” территориясендә үзенең илленче заводын ачты

2013 елның 10 сентябре, сишәмбе

Германия заводының ачышында Татарстан Республикасының Президенты Рөстәм Миңнеханов, Saria холдингына нигез салучы Норберт Ретманн, ҖЧҖ  Сария Био-Индастрис Волга” Генераль директоры Манфред Гелльнер катнаштылар.

Сария Био-Индастрис Волга” хайван асымын җитештерү буенча завод Германия концернының Россиядә беренче булып тора. МИЗ “Алабуга” мәйданында ул 2011 елда төзелә башланды.

Татарстан Республикасының Президентының матбугат хезмәте буенча, яңа җитештерү хайван чималыннан техник һәм азык майларын, азык онын алу максатында эшләчәк. 1000 км радиусы булган чимал җыю территориясе Идел буе федераль округын тулысынча диярлек үз эченә ала. Елга 115 мең тонн чималдан 11,5 мең тонн хайван маен һәм 28,7 мең тонн ит-сөяк онын чыгару планлаштырыла.

“Бу вакыйга республика өчен мөһим булып тора. Завод ярдәмендә без хайванчылык калдыкларын утилизацияләүгә мөнәсәбәтен тулысынча үзгәрә алачакбыз, - дипа Рөстәм Миңнеханов ассызыклады. – Без технологияләр, яңа завод, эш урыннарын алдык. Завод яхшы эшләчәк дип өметләнәм”.

Заводка инвестицияләр күләме 38 млн. евро тәшкил итте, бүген анда 150 кеше эшли.

 

Белешмә

Saria компанияләр группасы бөтен дөнья буенча төрле өлкәләрдә эшли. Группаның эшханәләре азык-төлек продуктларын, хайваннарга азык, авыл хуҗалыгы өчен продукциясен, сәнәгатьтә кулланучы продуктларны җитештерә. Эшкәртелгән чимал күләме буенча (елга 2,6 млн. тонн) Saria группасы Европада алдан баручы булып тора.

 

ТР Инвестицион үсеш агентлыгының матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International