Республикада алданган өлешчеләрнең йортларын төзеп бетерүче инвесторлар өчен ярдәм чаралары күрелгән. Рөстәм Миңнеханов ТР Җир кодексына үзгәрешләр кертү турында Законга кул куйды.
Аерым алганда, социаль-мәдәни һәм коммуналь-көнкүреш билгеләнешендәге объектлар туры килергә тиеш булган критерийларга таләпләр, дәүләт яки муниципаль милектә булган җир кишәрлекләрен сату-алудан башка арендага бирү рөхсәт ителә торган масштаблы инвестиция проектлары киметелде. Күп фатирлы йортның (күп фатирлы йортларның) торак биналарының гомуми мәйданы хәзер 3 мең кв. метрдан да ким булмаска тиеш (элек 5 мең кв. метрдан да ким булмаска тиеш иде). Шуңа күрә хәзер ярдәм чаралары күләме - 30 млн сумнан ким түгел (элек 50 млн сумнан).