Бүген 2013 елның 9-11 сентябрендә үтәчәк PROEstate Күчемсез мөлкәт буенча VII Халыкара ивестицион форумы кысаларында Россия этабы конкурсының нәтиҗәләре булачак.
FIABCI-Россия конкурсы - FIABCI Prix d'Excellence дөнья конкурсының Россия этабы булып тора. FIABCI Prix d'Excellence - The Wall Street Journal ярдәмендә ел саен үтә торган күчемсез мөлкәт өлкәсендә иң танылган конкурсларының берсе булып тора.
Конкурсның максаты – күчемсез мөлкәт базарының төрле өлкәләрендә иң яхшы объектларны булдыру. 2013 елда конкурс 11 номинациядә үтә, алар арасында “мастер-план” номинациясе бар. Шул номинациядә Татарстан Республикасының яңа инвестицион мәйданы - “СМАРТ Сити Казан” катнаша.
Конкурс ике этапта үтә: беренче этап – ил дәрәҗәсендә милли FIABCI чаптеры бүләген алу мөмкинлеге. Россия этабында җиңүчеләр FIABCI Prix d'Excellence Халыкара конкурсында катнаша алалар. FIABCI Prix d'Excellence күчемсез мөлкәтнең бөтен өлкәләрендә иң яхшы сыйфатын күрсәткән проектны алачак. Конкурсның халыкара этабында җиңү 60 илдән һәм 120 оешмадан формалашкан уникаль халыкара мәйданда үзенең проектларын үстерү һәм аңа ярдәм итү, презентацияләү мөмкинлеге булып тора.
20 ел эшләү вакытында FIABCI Prix d'Excellence премиясенең алтын бүләген Париж Диснейленды, Куала-Лумпурда (Малайзия) урнашкан Петронас манаралар-игезәкләр (Petronas Towers), Бильбаода (Испания) Гуггенхайм музее, Гонконгта урнашкан стадион алдылар.
ТР Инвестицион үсеш агентлыгының матбугат хезмәте