“СМАРТ Сити Казан” күчемсез мөлкәт өлкәсендә үзенең “Оскар”ын алды

2013 елның 10 сентябре, сишәмбе

СМАРТ Сити Казан” проекты – Татарстан Республикасының яңа инвестицион мәйданы – үзенең беренче бүләген алды. Ул FIABCI Prix d'Excellence халыкара конкурсының Россия дәрәҗәсендә җиңде. FIABCI Prix d'Excellence конкурсы – The Wall Street Journal  ярдәмендә үтә торган күчемсез мөлкәт өлкәсендә иң танылган халыкара конкурсы булып тора.

Тантаналы бүләкләү церемониясе бүген Мәскәүдә Күчемсез мөлкәт буенча Халыкара инвестицион форумы PROEstate 2013 кысаларында үтте. Бу күчемсез мөлкәт өлкәсендәге “Оскар”  дөньяда иң яхшы тәҗрибәсен сайлау һәм җирле мәйданнарга һәм отышлы операторларга халыкара инвесторларны җәлеп итү өчен инструмент булып тора.

«Промсвязьнедвижимость» группасының президенты Максим Гасиев, җиңүчегә бүләк биргәндә, Татарстан Республикасы “СМАРТ Сити Казан” проектының Россия өчен уникаль мәйдан, купъяклы, кызык һәм зур проект булганын ассызыклады.

Татарстан Республикасы Хөкүмәтеннән Татарстан Республикасының Инвестицион үсеш агентлыгы күзәтүче һәм Татарстан Республикасының Үсеш Корпорациясе оператор рәвешендә булган “СМАРТ Сити Казан” проекты конкурс комиссиясе белән үзенең үзенчәлекләре буенча  ике этапта билгеләнгән.

Татарстан Республикасының Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Линар Якупов “СМАРТ Сити Казан” проектының җиңүе “акыллы” шәһәрләрне тормышка ашыруның иң яхшы дөньякүләм тәҗрибәсен тикшерү һәм аны куллану буенча Татарстан Республикасы үткәргән зур эшенең танылуын турында сөйли дип билгеләде. Линар Якупов, шулай ук, проектны тормышка ашыруның бөтен этапларында Татарстан Республикасының Хөкүмәтенең актив катнашуын ассызыклады.

“Мастер-план” номинациясендә, шулай ук, “Динамо” Мәскәү стадионының модернизацияләү һәм яңадан төзү буенча “ВТБ Арена парк” проекты һәм “Колвэй” компанияләр группасы тәкъдим иткән 138,5 га мәйданы булган территориясен үстерү – “Парадный Пушкин” проекты катнаштылар. Әмма беренче урынны “СМАРТ Сити Казан” проекты алды.

Россия этабында җиңүчеләр FIABCI Prix d'Excellence Халыкара конкурсында катнаша алалар. FIABCI Prix d'Excellence күчемсез мөлкәтнең бөтен өлкәләрендә иң яхшы сыйфатын күрсәткән проектны алачак. Конкурсның халыкара этабында җиңү 60 илдән һәм 120 оешмадан формалашкан уникаль халыкара мәйданда үзенең проектларын үстерү һәм аңа ярдәм итү, презентацияләү мөмкинлеге булып тора.

 

ТР Инвестицион үсеш агентлыгының матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International