Тәһран ТР ИҮА ярдәме белән Казанда "ислам финанслары хабын" булдыра

2023 елның 26 октябре, пәнҗешәмбе

Бүген ТР ИҮА җитәкчесе Талия Миңнуллина ТР Рәисенең Иран Ислам Республикасы икътисад министры урынбасары Мөхәммәт Җәүдәт Шәрифзадә белән эшлекле очрашуында катнашты, аннары Казанда «Мир Бизнес Банкы»ның яңартылган офисын ачу тантанасында чыгыш ясады.

«Мирас ФК», «Мир Бизнес Банкы»ның бүлендек компаниясе биредә партнерлык финанслау хезмәтләрен күрсәтергә планлаштыра. Татарстан Хөкүмәте адресына барлык башлангычларны хуплаган өчен сәламләү һәм рәхмәт сүзләре белән «Мир Бизнес Банкы»ның генераль директоры Мөхәммәт Эсмаил Хаззар, «Банк Мелли Иран»ның генераль директоры Абольфазл Мәхмүт Наджарзаде («Мир Бизнес Банк»ның оештыручысы) чыгыш ясадылар. Иран икътисад министры урынбасары Мөхәммәт Җәүдәт Шәрифзадә, Иранның Казандагы Генераль консулы Дәүд Мирзахани Kazanforumның илләр арасындагы мөнәсәбәтләрне үстерүдә мөһим ролен билгеләп үттеләр.

Талия Миңнуллина: «Без “Россия - Ислам дөньясы” стратегик күзаллау төркеме буенча һәм еллык форумыбыз кысаларында хезмәттәшлек итәбез. Быел Ираннан иң зур делегация - 152 кеше килде. Иран күргәзмәдә һәм эшмәкәрләрнең бизнес-миссиясен оештыруда катнашты, алар Татарстанда 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International