Казанда I Халыкара транспорт һәм логистика форумы ачылды

2013 елның 13 сентябре, җомга

Форум кысаларында “СМАРТ Сити Казан”  - Татарстанның яңа инвестицион мәйданын тормышка ашыру барышында транспорт инфраструктурасының үсеше турында чыгыш ясалды.

Бүген Татарстан Республикасының башкаласында “Бердәм халыкара транспорт һәм логистика системасын булдыру һәм аның үсешенең хәзерге һәм киләчәк хәле” Халыкара транспорт һәм логистика форумы ачылды. Ул 13-14 сентябрьдә үтәчәк.

Чараны Россия Транспорт министрлыгы һәм Татарстан Республикасының хөкүмәте оештыра. Форумда хөкүмәт органнары, Россия Федерациясе субъектлары, Россия һәм чит илләрнең транспорт комплексы эре эшханәләре вәкилләре катнаша.

Халыкара транспорт һәм логистика форумын Татарстан Республикасының Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Россия Федерациясенең Транспорт министры Максим Соколов ачтылар.

Транспорт министрлыгының башлыгы чыгышта Россиянең 2012 елда экспортлы транспорт хезмәте күләменең 16% ка артуы һәм 17 млрд. доллар тәшкил итүен ассызыклады. Шулай ук, Максим Соколов Россиянең транспорт комплексында логистиканың ролен билгеләде.

Рөстәм Миңнеханов Татарстанның 138 ил белән 25 млрд. доллар һәм Россия регионнары белән 16 млрд. доллар тышкы сәүдә әйләнешенең тәшкил итүе турында әйтте.

 Форумда, шулай ук, ТР ИҮА җитәкчесенең беренче урынбасары Роберт Галиуллин, Татарстан Республикасының Экспорт корпорациясе генераль директоры Айрат Назмеев һәм Татарстан Республикасының Үсеш Корпорациясе генераль директоры Булат Гаянов катнаштылар.

ТР ИҮА җитәкчесенең беренче урынбасары Роберт Галиуллин “Инфраструктура проектларына инвестицияләрне җәлеп итүнең проблемалары һәм аларны чишү юллары" түгәрәк өстәлендә катнашты. Ул катнашучыларга “СМАРТ Сити Казан” проектын презентацияләде. Презентация кысаларында ул, шулай ук, аның FIABCI Prix d'Excellence конкурсында “мастер-план” номинациясендә җиңүе һәм бөтендөнья танылуын алу турында әйтте.

Айрат Назмеев “Европа һәм Азия территориясендә транспорт коридорларының үсеше” түгәрәк өстәлендә чыгыш ясады.

Форум кысаларында “Зөя регионара мультимодаль логистика үзәге” проекты презентацияләнде. Шул проект эшли торган “Төньяк – Көньяк”, “Көнбатыш – Көнчыгыш” һәм булачак “Европа – Көнбатыш Кытай” транспорт коридорлары өчен йөкле агымнарны эшкәртүгә юнәлгән.

Форумда транспорт коридорларын, транспорт һәм логистика системаларын үстерү, инновацияләрне кертү, регионнарның транспорт һәм логистика комплексын яхшырту сораулары каралды. Чыгышлар һәм сөйләшүләр, шулай ук, мультимодаль логистика үзәкләре эшчәнлеге, регионның транспорт инфраструктурасының үсеше, ватан һәм халыкара институтларны җәлеп итү турында да булды. Чара логистика һәм транспорт өлкәсендәге проектларны тормышка ашыру буенча Россия Федерациясенең регионнары һәм чил ил партнерларының тәҗрибәләре белән алмашу мәйданына әйләнде.

 

ТР Инвестицион үсеш агентлыгының матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International