ДХПның VI Төбәкара тармак форумының хөрмәтле катнашучылары һәм кунаклары!

2023 елның 24 ноябре, җомга

ДХПның VI Төбәкара тармак форумының хөрмәтле катнашучылары һәм кунаклары!

 

27 ноябрьдә «ДХПда ЧТ: Ч - чиста, Т – табыш» (рус. «ЧП В ГЧП: Ч - ЧИСТАЯ, П – ПРИБЫЛЬ») девизы астында узачак пленар утырышта сезне күрергә шат булырбыз.

Пленар утырышта фикер алышачаклар:

  • 2022-2023 еллардагы ДХП төп нәтиҗәләре;
  • Киләчәк инфраструктурасына инвестицияләр;
  • Төп проектлар;
  • ДХП үсеше планнары һәм перспективалары;
  • Килешүләргә кул кую.

Пленар утырышның модераторы - Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина булачак.

 

Быелгы чара шулай ук төрле тармакларда ДХП механизмын куллану кейсларын яктыртачак, алар арасында социаль өлкә (мәгариф, сәламәтлек саклау, спорт), торак-коммуналь хуҗалык һәм юл инфраструктурасы.

Үз кейслары белән Россиянең 20дән артык төбәгеннән экспертлар уртаклашачак.

2023 елда спикерлар арасында:

Азат Кадыйров, РФ спорт министрының беренче урынбасары;

Георгий Чиков, ВЭБ. РФ Россия Федерациясе Хөкүмәте агенты блогының баш идарәче директоры (блок җитәкчесе);

Рөстәм Нигъмәтуллин, Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары;

Владимир Леонов, Татарстан Республикасы спорт министры;

Марсель Миңнуллин, Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министры;

Талия Миңнуллина, Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе;

Лариса Хәбибуллина, Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисенең беренче урынбасары;

Максим Ткаченко, «ДХП Милли Үзәге» АКБО башкарма директоры;

Анна Батуева, проектларга юридик ярдәм күрсәтү буенча идарәче директор, «ДХП Милли Үзәге» АКБО;

Константин Макаревич, «Иң яхшы сайлау» ДХП һәм инфраструктура практикасы җитәкчесе;

Ксения Колесова, «Минем спорт» АҖнең төбәк үсеше буенча директоры;

Олег Трофимов, ФГАОУ ВО «Н. И. Лобачевский исемендәге Түбән Новгород дәүләт милли тикшеренү университеты» ректоры вазифаларын башкаручы;

Владислав Шаламак, "ВАНК УПРАВЛЕНИЕ" ҖЧҖ генераль директоры,

Лусине Арутюнян, «Качкин һәм Партнерлар» Адвокат бюросының инфраструктура һәм ДХП буенча социаль практика өлкәсендә проектлар юнәлеше җитәкчесе һ. б.

Шулай ук чарага РФ Сәламәтлек саклау министрлыгы, РФ Төзелеш министрлыгы, РФ Мәгариф министрлыгы, РФ спорт министрлыгы һәм РФ Икътисади үсеш министрлыгы чакырылган.

Уннан артык эшлекле сессия: ДХП өлкәсендә Татарстан Республикасының эш нәтиҗәләре, төбәкләрнең уңышлы практикалары, икътисадның хәзерге шартларында механизмны үстерүнең өстенлекле юнәлешләре турында, шулай ук спорт, сәламәтлек саклау, мәгариф һәм ТКХ өлкәләрендә ДХП проектлары турында эксперт дискуссияләре — 300гә якын чакырылган экспертны һәм катнашучыны дәүләт-хосусый партнерлык буенча VI Төбәкара тармак форумы мәйданчыгында нәтиҗәле нетворкингка җәлеп итәчәк.

Контакт мәгълүматлары:

Телефон: 8 (843) 570-39-71

e-mail: forumg4p@yandex.ru

Телеграм: https://t.me/ppptatarstan

ВКонтакте: https://vk.com/club222789739

Сылтама буенча теркәлү

Форумда очрашуга кадәр!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International