Кытайдан Бизнес-миссия

2023 елның 5 декабре, сишәмбе

Бүген ТР ИҮА Татарстан Республикасына эшлекле сәфәре кысаларында Кытай компанияләре делегацияләре белән очрашты. Алар барысы да азык-төлек сәнәгате, тау шахталары, суларны фильтрлау, берәр нәрсәне рафинирлау өчен техник җиһазлар (яңа энергетика технологияләрендә, электротехник) булдыру белән шөгыльләнәләр.

Бизнесменнар Агентлыкның бердәм презентация үзәгендә Татарстанның инвестицион потенциалы белән таныштылар, ә аннан соң ТР ИҮА җитәкчесе Талия Миңнуллина белән очраштылар.

Әңгәмә барышында делегация вәкилләре республика белән технологияләр өлкәсендә алга таба хезмәттәшлек итүгә өмет белдерделәр, чөнки аларны Татарстанның бай ресурслары бик кызыксындырды.

Очрашуда шулай ук:
1. Айнур Агләмов-Татарстан Республикасы Мамадыш муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары
2.Сян Бо Кытай Халык Республикасының Казан шәһәрендәге Генераль консулы
3.Чэнь Божуй Кытай Халык Республикасының Казандагы Консул-атташесы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International