Бүген ТР ИҮАга Анкара мэры Мансур Яваш, Анкара муниципалитетының Тышкы элемтәләр департаменты җитәкчесе Рамазан Кабасакал һәм Татарстан Республикасының Төркия Республикасындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Айрат Гатауллин килде.
Кунаклар Агентлык җитәкчесе Талия Миңнуллина белән очраштылар, шулай ук ТР ИҮА бердәм презентация үзәгендә Татарстанның инвестицион потенциалы белән таныштылар.