КАМАЗ һәм Мексика компаниясе Metalsa Яр Чаллыда лонжерлар җитештерүенә инвестицияләр буенча бердәм проект турында сөйләшүләр алып баралар.
Сөйләшүләр Татарстан Республикасының Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Линар Якупов һәм ААҖ «КАМАЗ» Генераль директоры урынбасары Ирек Гумеровның Нуэво-Леон штатының Монтерррей шәһәренә эш визиты кысаларында үтте. Монтеррей шәһәрендә Metalsa компаниясенең төп бинасы урнашкан.
Линар Якупов Нуэво-Леон штаты һәм Татарстанның бизнес эшкуарлары арасындагы очрашудан соң РИА Новости интервьюында “Без биш-алты Мексика компаниясе белән сәйләшүләр алып барабыз. Әмма хәзер аларның исемнәрен әйтә алмыйм, шуңа күрә Metalsa һәм КАМАЗ арасындагы проект бердәнбер түгел, ә башкалар арасында беренче булачак дип өметләнәм”, - дип билгеләде.
Татарстан Республикасының Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе, шулай ук, башка Мексика компанияләренең Татарстанга керү нияте турында белдерде.
“Metalsa компаниясенең автокомпонентларны җитештерү буенча проектта инвестицияләр күләме 20 млн. доллардан артык дип санала. Мексиканың автокомпонентлар җитештерү буенча беренче урында булуын күп кеше белми, - дип Линар Якупов ассызыклады. -Мексика компанияләре күп төрле илләрдә эшли, алар арасында Көнчыгыш Европа, Кытай бар, шулай ук Россия да булырга тиеш”.
Россия зур юлларга карамастан, бөтен илләр белән хезмәттәшлек итергә тиеш дип Линар Якупов билгеләде.
ААҖ «КАМАЗ» Генераль директоры урынбасары Ирек Гумеров Metalsa компаниясе белән Яр Чаллыда лонжерлар җитештерүенә инвестицияләр буенча бердәм проект буенча уртаклашулар баруын билгеләде.
2012 ел эчендә Татарстан Республикасына Мексика бизнес эшкуарларының инвестицияләр күләме 1 млн. доллар тәшкил итте. Инвестицияләрнең күбесе сәнагәть җиһазларына туры килде.
ТР Инвестицион үсеш агентлыгының матбугат хезмәте