DePuy Synthes Johnson&Johnson Россиядә үзенең җитештерүен ачырга ниятләнә

2013 елның 18 сентябре, чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасының Инвестицион үсеш агентлыгында DePuy Synthes Johnson&Johnson компаниясе вәкилләре Россиядә үзенең җитештерүен киңәйтү нияте турында белдерделәр.

DePuy Synthes Johnson&Johnson Татарстанда медицина кластерының мөмкинлекләрен һәм чит ил компанияләренең шул өлкәдә катнашу сорауларын карарга килделәр.

Очрашуда ТР ИҮА Җитәкчесенең урынбасары Инсаф Галиев, ТР ИҮА Инвестицияләрне мавыктыру рәисе Вайет Форд, ТР ИҮА инвестицион проектларын тикшерү һәм эшкәртү бүлеге рәисе Гүзәл Муллаярова, ТР Сәламәтлек саклау министры урынбасары Фарида Яркаева, Татарстан Республикасының Үсеш Корпорациясе генераль директоры Булат Гаянов һәм DePuy Synthes Johnson&Johnson вәкилләре катнаштылар.

Татарстан Республикасының Үсеш Корпорациясе “СМАРТ Сити Казан” проектының операторы булып тора. Аның территориясендә медицина кластеры булдырыла. Шул кластер кысаларында медицина клиникасын, технопаркын һәм фән-тикшеренү үзәген ачу планлаштырыла. Медицина кластерының тикшеренүләрен, җиһазын һәм җитештерүен кертү 102 га махсус икътисади зона статусын алган территориясендә планлаштырыла.

DePuy Synthes Johnson&Johnson вәкилләре Россиягә визит кысаларында компаниянең җитештерүен урнаштыру нияте турында белдерделәр. DePuy Synthes Johnson&Johnson компаниясе делегациясе Казанга Мәскәү шәһәреннән килделәр, шулай итеп Казан шәһәре компаниянең Россиягә визитында икенче шәһәр булып тора.

Яклар, шулай ук, сәламәтлек саклау буенча кануннарын карадылар. DePuy Synthes Johnson&Johnson вәкилләре алдагы технологияләр кулланып медицина ярдәме буенча да  уртаклаштылар. Хәзер ул федераль акчасыннан финаслауны ала, ә 2015 елдан мәҗбүри медицина саклау тарифларына керәчәк.

Катнашучылар республика территориясендә эшли торган чит ил медицина компанияләренең эшчәнлеге һәм Johnson&Johnson катнашуы турында уртаклаштылар. Фарида Яркаева  Johnson&Johnson компаниясенең продукциясе республикада яхшы сатыла дип ассызыклады. Шулай ук, компания ярдәмендә Казанда 2008 елда Югары технологияле мәгариф үзәгенең ачышы турында билгеләде.

 

 ТР Инвестицион үсеш агентлыгының матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International