20 сентябрьдә “Татмедиа” Массакүләм элемтәләр буенча Республика агентлыгында KazanSummit Оештыру комитеты рәисе, Татарстан Республикасының Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Линар Якупов пресс-конференциядә катнашачак.
Пресс-конференциядә KazanSummit 2013 кә әзерләнү, чараның программасы һәм форумда уртаклашу сораулары каралды.
Россия һәм ИХО илләренең V Халыкара икътисади саммиты (KazanSummit 2013) Татарстан Республикасының башкаласында 2-3 октябрьдә үтәчәк. Чара Татарстан Республикасының Инвестицион үсеш агентлыгы, Тиҗәрәтсез ислам бизнес һәм финанслар үсеш фонды ярдәмендә үтә. Татарстан Республикасының Президенты чараны күзәтеп тора. 2012 елдан KazanSummit тагын да югары дәрәҗәгә чыкты: шул елдан ул РФ Ферерация Киңәшмәсе ярдәмендә үтә. Бу елда РФ Ферерация Киңәшмәсеннән 10 сенатор килүе көтелә.
KazanSummit 2013 тә ИХО илләре Генераль директоры Экмеледдин Ихсаноглу, Ислам үсеш банкы Президенты Ахмед Мохаммед Али Аль Мадани, Малайзия илчесе Дато Зайнол Абидин Омар, Нигерия, Пакистан, Мексика, Тунис, Сенегал, Судан, Палестина һәм Казахстан илчеләре катнашачаклар.
KazanSummit чарасында бүген Россия һәм ИХО илләре арасында икътисади аралашу үсеше буенча сорауларны карачаклар. Уртаклашуның темалары сәүдә һәм инвестицион мәйданнар, Россиягә инвестицияләр һәм бөтендөнья сәүдә, ислам финанслары һәм икътисады, “акыллы” шәһәрләр, “СМАРТ Сити Казан” проекты булып тора.
Саммит кысаларында “СМАРТ Сити Казан” проектына беренче таш кую церемониясе үтәчәк. Шулай ук, Thomson Reuters компаниясе форумда ислам финансларын кертү буенча юл картасын тәкъдим итәчәк.
Тулы программа һәм катнашучылар исемлеге ачык рөхсәттә www.kazansummit.ru сайтында урнашкан.
ТР Инвестицион үсеш агентлыгының матбугат хезмәте