«Investing and Doing Business in Tatarstan» Татарстан инвестицион семинарының икенче эш көне ачылды.
23 сентябрьдә Сингапурда VIII Россия – Сингапур эш форумы (Russian-Singapore Business Forum) ачылды. Форум Pan Pacific Singapore кунакханәсендә үтте. Дүрт көнлек форумның төп мәйданы Suntec (Suntec Singapore International Convention and Exhibition Centre) күргәзмә үзәге булып торды. Шунда Татарстан Республикасының Инвестицион үсеш агентлыгы оештырган «Investing and Doing Business in Tatarstan» махсус чарасы үтте.
Россия – Сингапур эш форумында беренче тапкыр Татарстан Республикасының инвестицион мөмкинлекләре аерым чара кысаларында тәкъдим ителде – киләсе елларда “Татарстан Республикасында бизнес алып бару һәм инвестицияләү” семинары Россия – Сингапур эш форумыннан читтә үтте.
Татарстан делегациясенең составына ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасының Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Линар Якупов, ТР Президенты ярдәмчесе Айрат Хайруллин, Элемтә һәм мәгълүмат буенча министр Роман Шайхутдинов, МИЗ «Иннополис» Генераль директоры Игорь Носов, Казан IT-паркы директоры Антон Грачёв, «Ак Барс» Банк идарәчелек рәисе Роберт Миннегалиев катнаштылар.
«Татарстан Республикасында бизнес алып бару һәм инвестицияләү” чарасын ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов ачты. Ул Сингапур делегациясенең Татарстанга эш визиты белән килүен билгеләде. Шул визит кысаларында IT-паркта Татарстан – Сингапур бизнес форумы үтте.
Татарстан Республикасының инвестицион потенциалы турында Татарстан Республикасының Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Линар Якупов сөйләде. Ул Татарстан проектлары, мәйданнары һәм махсус икътисади зоналарын билгеләде.
ТР ИҮА Инвестицияләрне мавыктыру рәисе Вайет Форд Татарстан Республикасының яңа инвестицион мәйданы – “СМАРТ Сити Казан” ны презентацияләде.
Radiance Hospitality Group Сингапур компаниясенең Казан офисы җитәкчесе Лим Шуе Тиен Татарстанда бизнес алып бару турында сөйләде. Компания “СМАРТ Сити Казан” мәйданында беренче инвесторларыннан берсе булып тора. Ул мәйдан территориясендә ике проект – транзит кунакханәсен һәм апарт-отельны тормышка ашырачак.
Advanced Tertiary College Малайзия компаниясе, шулай ук, республикада эш тәҗрибәсен презентацияләде. Компания “СМАРТ Сити Казан” территориясендә Менджмент һәм кунакчыллык университеты проектын тормышка ашырачак. Укыту инглиз телендә барачак. Университетны бетерүчеләр London School of Economics халыкара дипломын алачаклар.
Игорь Носов МИЗ “Иннополис” проектын да презентацияләде.
Төп программасыннан башка Татарстан Республикасының делегациясе башка Россия – Сингапур эш форумы чараларында катнашачак. Мәсәлән, Рөстәм Миңнеханов “Татарстан: Сингапур тәҗрибәсен куллану” сессиясенең пленар утырышында һәм Ли Куан Ю элекке Сингапур премьер-министры турындагы фильмда катнашты.
ТР Инвестицион үсеш агентлыгының матбугат хезмәте