“Кастамону Интегрейтед” мәйданына эшкәртү өчен беренче үзагачны шул максатта булдырылган “Урман транспорт компаниясе” китерде.
Татарстан Республикасының Урман хуҗалыгы министры Наиль Магдеев ассызыклаганча, “Татарстанда, Удмурт Республикасында һәм Кировск өлкәсендә йомшакяфраклы үзагачны эшкәртү буенча Махсус икътисади зонасы “Алабуга”да үзенең заводы булачак”.
2013 елда завод 840 мең һәм 2015 елга 1,1 миллион куб метр үзагач эшкәртә алачак.
Шул проектны тормышка ашыру өчен яңа техника алырга туры килде. Министрлык “Комацу” фирмалы 8 харвестер һәм 8 форвардерларны алды. “Урман транспорт компаниясе” “КАМАЗ” машиналары ярдәмендә 20 сортименовозлар белән үзагачларны ташачак.
Мәгълүмат МИЗ “Алабуга” Инвесторлар белән аралашу рәислегеннән алынды