Рөстәм Миңнеханов: “СМАРТ Сити Казан” “Зур Казан” проектының бер өлеше булып торачак

2013 елның 26 сентябре, пәнҗешәмбе

Бүген 43-нче Татарстан Республикасының Дәүләт Киңәшмәсе утырышында Республика Президенты еллык мөрәҗәгатьнамеcе белән чыгыш ясады.

Депутатларны һәм катнашучыларны сәламләгәндә, Рөстәм Миңнеханов 2013 елның Татарстан һәм ил тарихына XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада  - масштаблы мәдәни һәм спорт чарасын үткәрү белән керәчәген билгеләде.

“Универсиада үткәргәч Республика яхшы спорт һәм транспорт инфраструктурасын, яңа халыкара дәрәҗәле стадионын, яңартылган аэропортын, тиз хәрәкәтле аэроэкспрессын, яңа тимер юл вокзалын һәм метро станциясен алды, - дип ТР Президенты билгеләде. – Универсиада авылы нигезендә илдә иң яхшы студентлар өчен кампус булдырылды”.

Президент, шулай ук, Республика башкаласының танымаслык үзгәрешләрен ассызыклады. “Казан – хәзерге заманлы Европа мегаполисы булып тора”, - дип Рөстәм Миңнеханов өстәп әйтте.

... “Бу елда без Дубаида үзебезнең вәкиллеген ачтык, Кытайда алдагы көннәрдә дә вәкиллек ачылачак, - дип Президент билгеләде. – Башка Россия регионнары һәм чит ил партнерлары белән икътисади хезмәттәшлекне тагын да үстерергә кирәк”.

Яңа проектлар турында сөйләгәндә, ТР Президенты “СМАРТ Сити Казан” һәм Иннополис проектларын билгеләде. Алар “Зур Казан” проектының өлешләре булып торачак. МИЗ “Иннополис” республикада IT-кластерының үсешенә ярдәм итәчәк.

“СМАРТ Сити Казан” – республиканың яңа инвестицион мәйданын башлап җибәрү белән ТР Инвестицион үсеш агентлыгы 2012 елның март аенда чыкты. Ул “акыллы” шәһәрләрне тормышка ашыруда Малайзия, Көньяк Корея һәм БГЭ илләрендә иң яхшы тәҗрибәсен алачак.

Рөстәм Миңнеханов үзенең мөрәҗәгатьнамеcендә республика медицина оешмаларының эшен, туризм өлкәсенең үсешен дә билгеләде.

Татарстанны үсеш алган хезмәт индустриясе регионы кебек күрсәтү “СМАРТ Сити Казан” проекты кысаларында да карала – экскурсияләр ясау, бизнес-туризм, медицина туризмы, мәгариф туризмы һәм республика өчен яңа булган урбанистик туризм шул мәйдан кысаларында үсеш алачак.

Дәүләт хакимиятенең эше турында сөйләгәндә, ТР Президенты “дәүләт органнарының приоритеты булып идарә итү сыйфатын үстерү тора” дип ассызыклады. 

Мөрәҗәгатьнамә ахырында ул Татарстанның перспектив булуын һәм аның үсешен дәвам итүен ассызыклады.

 

ТР Инвестицион үсеш агентлыгының матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International