Бүген Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгына эшлекле визит белән Венесуэла Боливариан Республикасының Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Саласар Веласкес Хесус Рафаэль килде. Башта кунак Агентлыкның Бердәм презентация үзәгендә Татарстанның инвестицион потенциалы белән танышты.
"Татарстанның тулаем эчке продукт дөньяның 107 иленең тулаем эчке продуктыннан югарырак булуы шаккатыргыч. Шулай ук монда диңгез булмаса да, ә Идел булса да, кораблар төзү дә үсеш ала" - Венесуэла илчесе.
Соңыннан делегация ТР ИҮА җитәкчесе Талия Миңнуллина белән очрашты.
"Сез автомат кебек идеялар бирәсез. Мин Россиядә мондый кызларны очратмадым әле. Сез үз эшегезне яратасыз" - Саласар Веласкес Хесус Рафаэль.
Очрашу барышында Илче Талия Илгиз кызына Венесуэланың инвестицион Агентлыгы эшен тәкъдим итте, шулай ук республика законнарындагы кайбер юридик моментлар турында сөйләде. Агентлык җитәкчесе үз чиратында кунакка Россия һәм дөньякүләм инвестицион агентлыклар ассоциациясе эшчәнлеге, аларның эшчәнлегенең өстенлекләре һәм проблемалары турында хәбәр итте.
Очрашу ахырында Илче республикалар арасында хезмәттәшлекне үстерүгә өмет белдерде һәм 2000 еллар башында Венесуэланың Камаз белән килешүләре булганын, компания дәүләттә йөк машиналары җитештергәнен һәм шулай ук кунак сүзләренчә автобуслар заводын булдыру өстендә эшләгәнен сөйләде.