Татарстан делегациясе Сочи-2013 форумында катнаша

2013 елның 27 сентябре, җомга

Бүген республика башлыгы Рөстәм Миңнеханов “Сочи-2013” инвестицион форумы кысаларында үткән иртәнге эш ашында катнашты.

26 сентябрь көнне Сочи шәһәренә Рөстәм Миңнеханов башлыгында Татарстан Республикасы делегациясе килде. Аның составында Татарстан Республикасының Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Линар Якупов, Икътисади сораулар буенча ТР Президенты киңәшчесе Айрат Хайруллин, ТР Сәнагәть һәм сәүдә министры Равиль Зарипов, ТР Информатизацияләү һәм элемтә министры Роман Шайхутдинов, ААҖ “Татнефть” Генераль директоры Шафагат Тахаутдинов, Казан милли тикшеренү техник университеты ректоры Альберт Гильмутдинов керделәр.

Бүген “Сочи-2013” Халыкара инвестицион форумы Россия Сбербанкы ярдәмендә оештырылган иртәнге эш ашы белән ачылды. Ашта  Рөстәм Миңнеханов чыгыш ясады. Сбербанк президенты Герман Греф республика башлыгының чыгышы турында “Татарстанның мегапроектлар белән идарә итүдә уникаль тәҗрибәсе бар, һәм аның менеджерлык потенциалын башка зур мегапроектларда кулланырга кирәк” дип әйтте.

РФ Хөкүмәте рәисенең беренче урынбасары Игорь Шувалов үзенең чыгышында түбәндәге сүзләрне әйтте: “Татарстан – нон-стоп проект. Аларда һәрвакыт зур проектлар, һәм һәр проект кешеләр өчен яңа яшәү сыйфатына әйләнә”. Игорь Шувалов, шулай ук, Татарстан Президентының республикада проектларның тормышка ашыруда актив катнашуын билгеләде.

Татарстан Республикасының Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Линар Якупов иртәнге эш ашыннан башка “Проблемалы инвестицион климаты булган илләргә чит ил инвестицияләрен җәлеп итү мөмкинлекләре” түгәрәк өстәлендә катнашачак.

 

ТР Инвестицион үсеш агентлыгының матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International