“Сочи-2013” форумында “яшел” төзү стандартлары һәм шәһәр белән идарә итү принципларын куллану сораулары буенча уртаклаштылар.
Татарстан Республикасының Үсеш Корпорациясе генераль директоры Булат Гаянов “Яшәү шартларын үстерү: экология проектлары һәм яшел технологияләр” түгәрәк өстәлендә катнашты.
Искә төшерик, 26-29 сентябрьдә Сочи шәһәрендә “Сочи-2013” Халыкара инвестицион форумы үтте. Шунда Татарстан Республикасы делегациясе дә катнашты. Форум кысаларында төрле сессияләр һәм түгәрәк өстәлләр, сөйләшүләр үтте.
“Яшәү шартларын үстерү: экология проектлары һәм яшел технологияләр” түгәрәк өстәлендә Татарстан Республикасының Үсеш Корпорациясе генераль директоры Булат Гаянов, Avelar Energy Group (Швейцария) компаниясе Президенты Игорь Ахмеров, РФ Экология һәм табигый байлыклар министры урынбасары Ринат Гизатулин, Dow Chemical компаниясе Olympic Operations бүлегенең үсеш һәм технологияләр буенча Глобаль директоры Николетта Пикколровацци, Европа бизнесы Ассоциациясенең күчемсез мөлкәт буенча комитет рәисе, Jones Lang LaSalle Директорлар киңәшмәсе әгъзасы Кристоф Вичич, “Яшел стандартлар үзәге” Директоры Рашид Исмаилов катнаштылар.
Катнашучылар кояш энергиясен Россиядә булдыру, экология рейтингы һәм индексы эше турында уртаклаштылар.
Татарстан Республикасының Үсеш Корпорациясе генераль директоры Булат Гаянов үз чыгышында инвестицион проектларны тормышка ашыруда практик ягын “СМАРТ Сити Казан” проектында билгеләде. Булат Гаянов шул проектны тормышка ашыру кысаларында чит ил инвесторларының кызыксынуын белдерде. Мәсәлән, бер ел эчендә проект белән Сингапур һәм Малайзия компанияләре, Катар, Бахрейн һәм БГЭ илләреннән инвестицион группалар кызыксынды.
Чыгыш барышында Булат Гаянов инвестицион җәлеп итүендә яшел төзү стандартлары һәм шәһәр белән идарә итү принципларын куллану ролен ассызыклады.
ТР Инвестицион үсеш агентлыгының матбугат хезмәте