Иртәгә Халыкара информацион үзәгендә бишенче Россия һәм ИХО илләренең Халыкара икътисади саммиты (KazanSummit 2013) ачылачак.
KazanSummit 2013 - Россия һәм Берләшкән ислам хезмәттәшлеге илләре арасында икътисади аралашу өчен уникаль мәйдан булып тора. Һәр ел Халыкара икътисади саммиты халыкара оешмалар, ватан һәм чит ил финанс институтлары, чит ил дипломат миссияләре вәкилләре, депутатлар, инвесторлар һәм бизнесменнарны бер мәйданда җыя.
Бу елда 230 чит ил һәм 350 Россия регионнары вәкилләренең катнашуы көтелә. Чит ил катнашучылары арасында 35 илдән делегация булачак: Катар, Малайзия, Пакистан, Палестина, Сенегал, Мексика, Нигерия, Судан, Казахстан, Таджикистан илләреннән илчеләр, Якын Көнчыгыш һәм Көньяк-Көнбатыш Азия илләреннән инвестицион компанияләр, эре халыкара холдинглар һәм компанияләр группалары.
Саммитның беренче көнендә берничә параллель сессия үтәчәк. Форум Россия һәм ИХО илләренең сәүдә хезмәттәшлеге, хәзерге ислам финансларының трендлары турында булачак.
Берничә форум чарасы инвестицияләр темасы турында булачак – халыкара компанияләр Татарстан территориясендә эш итү тәҗрибәләре белән уртаклашырлар.
Аерым форум соңгы дөнья трендына - “акыллы” шәһәрләрне тормышка ашыруына багышланачак. Шунда Татарстан Республикасының яңа инвестицион мәйданы – “СМАРТ Сити Казан” проекты тәкъдим ителәчәк.
Көннең икенче яртысында түгәрәк өстәл форматында кеше капиталы үсешендә кадрлар хезмәте роле турында сөйләшәчәкләр.
Халыкара саммитының беренче көне ТР Президенты исеменнән тантаналы кичке аш белән төгәлләнәчәк.
Икенче көн парламент сессиясеннән башлап стратегик форумы белән төгәлләнәчәк. Форумда ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, ИХО Генераль сәркатибе Экмеледдин Ихсаноглу, Федерация Киңәшмәсе рәисе урынбасары Ильяс Умаханов чыгыш ясачаклар. Шул ук көндә Euro-Asia Expo халыкара күргәзмәсе ачылачак.
ТР Инвестицион үсеш агентлыгының матбугат хезмәте