Schneider Electric Казанда урнашкан “акыллы” шәһәр төзелешендә катнашачак

2013 елның 3 октябре, пәнҗешәмбе

Schneider Electric компаниясе – электроэнергия белән идарә итү өлкәсендә дөнья эксперты һәм Татарстан Республикасының үсеш Корпорациясе үзара аңлашу буенча Меморандумга кул куйдылар.

Документ “СМАРТ Сити Казан” проектында яклар арасындагы хезмәттәшлек турында булды.

Кул кую церемониясе Россия һәм ИХО илләре арасында Халыкара икътисади cаммиты (KazanSummit 2013) кысаларында булган стратегик форумда үтте. Үзенең имзаларын Татарстан Республикасының Үсеш Корпорациясе генераль директоры Булат Гаянов һәм Schneider Electric компаниясенең “Партнерлар аша проектлар” бүлегенең вице-президенты Олег Гончаров куйдылар.

Schneider Electric дөньяда “акыллы” шәһәрләрне тормышка ашыру проектларында инде күп еллар буе катнаша, - дип Олег Гончаров билгеләде. – Без үзебезнең уйлап табулар тәҗрибәсен Татарстан Республикасының зур проекты – “СМАРТ Сити Казан”ны тормышка ашыруда мөмкинлеге өчен шат”.

Schneider Electric Татарстанның яңа инвестицион мәйданы кысаларында – “акыллы” шәһәр белән идарә итү үзәген уйлап табуда һәм төзелешендә, шулай ук транспорт һәм инженер ятьмәләре белән идарә итү интеллектуаль системаларын тормышка ашыруда катнашачак.

 

ТР Инвестицион үсеш агентлыгының матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International