ТР ИҮА җитәкчесе Талия Миңнуллина бүген «Дружба» индустриаль паркын, шулай ук Яндекс.Маркет маркетплейсының фулфилмент-үзәген төзү тантанасын башлау мәсьәләсе буенча киңәшмәдә катнашты.
Парк проекты 2023 елның 29 июнендә ТР Инвестиция советы утырышында хупланды (https://tida.tatarstan.ru/index.htm/news/2211105.htm). Бу вакытка кадәр Агентлык хезмәткәрләре, аеруча экспертиза һәм озату бүлекләре юлда туган барлык сорауларны хәл иттеләр. Исегезгә төшерәбез, 2023 елда ТР ИҮА катнашында 167 инвестиция проекты һәм аларның финанс модельләре эшләп бетерелде.
Проект турында:
Проектның инвесторы булып BROZEX компанияләр төркеме тора. «Брозэксдевелопмент» бүлекчәсе эшчәнлегенең төп юнәлешләре булып индустриаль парклар проектларын урнаштыру өчен мәйданчыкларны үстерү һәм торак төзелеше тора.
Инвестицияләр күләме - 1 752, 6 млн сум (проектны гамәлгә ашыруның беренче чираты)
Биналарның гомуми мәйданы 165 000 кв. м тәшкил итәчәк.
Эш урыннары саны - 3 700 кеше.
Очрашу барышында Татарстан Рәисе катнашында мәгариф, кадрлар әзерләү, белгечләрне җәлеп итү өчен шартлар тудыру өлкәсендәге уртак инициативаларны тормышка ашыру мәсьәләләре өйрәнелде.
Дмитрий Реутт - нигез салучы, «Р1 проект бюросы» ҖЧҖ генераль директоры, төзелеш тәмамланганнан соң объектның нинди булачагын визуаль рәвештә күрсәтте. Шулай ук Яндекс.Маркет маркетплейсының фулфилмент-үзәген ачу турында да фикер алыштылар.
“Яндекс”тан булдылар:
Алексей Кудрин - «Яндекс» корпоратив үсеш буенча киңәшче, Александр Костин - «Яндекс» ҖЧҖ операцион директоры, Борис Малышев - «Яндекс» ҖЧҖ директорының e-com һәм фудтех юнәлешләрендәге дәүләт хакимияте органнары белән хезмәттәшлек буенча урынбасары һәм Евгений Горбачев - «Яндекс» ҖЧҖ склад логистикасы директоры.