Халыкара икътисади саммитының икенче көне парламент сессиясеннән башланды

2013 елның 3 октябре, пәнҗешәмбе

Россия Федерациясе һәм ИХО илләре парламентлары вәкилләре арасында аралашу, яхшы эш һәм инвестицион климаты, мәдәниятара диалогы үсеше KazanSummit 2013 кысаларында үткән парламент сессиясенең темалары булып торды.

Искә төшерик, Россия һәм ИХО илләре арасында V Халыкара икътисади саммиты KazanSummit 2013 2-3 октябрьдә Халыкара мәгълүмат үзәге мәйданында үтә. Саммитта инвестицион, бизнес, медиа форумнар, түгәрәк өстәлләр, эш очрашулар һәм күргәзмәләр үтте. Саммитның беренче көнендә, шулай ук, “СМАРТ Сити Казан”га таш кую һәм Рөстәм Миңнеханов исеменнән тантаналы кичке аш үтте.

Саммитның икенче көнендә парламент сессиясе, стратегик форум һәм күргәзмәләр үтәчәк.

Федерация Киңәшмәсе Федераль Җыелыш рәисе урынбасары Ильяс Умаханов, катнашучыларны сәламләп, сүзне Европа Киңәшмәсе Парламент ассамблеясының Экс-рәисе, Төркия Бөек милли җыелышының депутаты Мәвлүт Чавушоглуга бирде.

Мәвлүт Чавушоглу чыгыш барышында парламент очрашуларның зур ролен билгеләде. Форум кысаларында шундый очрашуларны оештыру Россия һәм ИХО илләре арасындагы хезмәттәшлекне үстерәчәк дип Мәвлүт Чавушоглу ассызыклады.

Парламент сессиясе кысаларында, шулай ук, Пакистан, Марокко һәм Бахрейн вәкилләре чыгыш ясадылар. Бахрейн делегациясенең саммитта беренче тапкыр катнашканы ассызыкланды. Бахрейн вәкилләре ислам банкингының үсеше һәм KazanSummit ролен билгеләделәр.

Ильяс Умаханов Россия һәм ИХО илләре арасындагы хезмәттәшлекне үстерүдә дипломатларның ролен да билгеләде. Мәсәлән, очрашуда Россия Тышкы эшләр министрлыгының махсус йомышлар буенча илчесе Константин Шувалов, Россия Тышкы эшләр министрлыгының Халыкара тикшеренүләр институтының цивилизацияләр партнерлыгы үзәге директоры Вениамин Попов, Федерация Киңәшмәсе рәисе урынбасарының сәяси киңәшчесе Андрей Бакланов катнаштылар.

Гадәттән тыш һәм тулы вәкаләтле Сауд Аравиясе Короллеге илчесе Али Джаффар Россиянең ислам илләренә яхшы мөнәсәбәт булуын ассызыклады. Илче республика башлыгын саммитны үздыру өчен дә рәхмәтләде.

Парламент сессиясендә, шулай ук, ИХО илләре Генераль сәркатибы Экмеледдин Ихсаноглу катнашты. Ул ислам инвестицияләрнең икътисадда булган роле турында сөйләде.

 

ТР Инвестицион үсеш агентлыгының матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International