AIM форумы - Бөтендөнья инвестицион үсеш агентлыклары ассоциациясе һәм дөнья институтлары әгъзалары белән очрашу урыны. БМО оешмалары, Бөтендөнья икътисади форумы, Таҗикстан, Непал, Доминикана, Мали һәм башка илләр хөкүмәтләре катнашындагы түгәрәк өстәлдә инвесторларга территорияләрне алга таба мавыктыру буенча уңышлы практикалар һәм катлаулыклар турында фикер алыштылар.
ВЭФтан Стивенсон бөтен дөнья территорияләренең инвестиция порталларында инвесторлар өчен структуралы тәкъдимнәр табуы кыен булуына игътибар итте.
Талия Миңнуллина: “Быелдан инвесторлар өчен тәкъдимнәр булу региональ инвестиция стандарты кысаларында таләп булды инде. Татарстанда алар бар, әмма аларга карата формалаштырылган таләпләрне һәм гомумдөнья трендын исәпкә алып, бу юнәлештә эшне көчәйтәчәкбез.
Без Ассоциация чараларында елына 2 тапкыр катнашабыз. Алар һәрвакыт Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендәге форумда һәм ел ахырында Бөтендөнья инвестиция конференциясендә уза. Быел ул октябрьдә Согуд Гарәбстанында узачак, һәм минемчә, бу ИХО иле белән хезмәттәшлек итү өчен тагын бер мөмкинлек”.
Бөтендөнья агентлыклар ассоциациясе чараларында Татарстан агентлыгыннан агентлык җитәкчесе урынбасары Марина Епифанцева катнашты.