Рөстәм Миңнеханов: “Россия мөселман дөньясында булырга тиеш!”

2013 елның 8 октябре, сишәмбе

Татарстан Республикасының Президенты KazanSummit 2013 кысаларында уннан артык мөселман дөньясы илләре белән очрашулар уздырды. Президент белән бергә очрашуларда Федерация Советы рәисе урынбасары Ильяс Умаханов һәм Татарстан Республикасының Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Линар Якупов катнаштылар.

Пакистан Сенаты рәисе Сайед Наяр Хусейн Бохари белән республика башлыгы машина, вертолетлар, компрессорлар һәм җиһазларны китерү мөмкинлекләрен карадылар.

Катар делегациясе белән Рөстәм Миңнеханов KazanSummit ролен һәм ТР ИҮА җитәкчесенең Катарга визитын билгеләде.

ТР Президенты Катар делегациясе белән очрашуында, шулай ук, машина төзелеше, вертолет техникасы, “СМАРТ Сити Казан” һәм Иннополис проектлары, Мәскәү-Казан магистрале төзелеше, сәнагәть мәйданнарының үсеше турында уртаклашты.

“Россиядә Татарстанга охшаган икенче шундый урын юк, - дип Ильяс Умаханов белдерде. – Татарстан – икътисади, сәяси һәм мәдәни яктан иң отышлы мисал булып тора”.

 Татарстан Республикасының Президенты һәм Федерация Советы рәисе урынбасары белән  аерым очрашуда регион һәм федераль үзәк арасындагы үзара хезмәттәшлек һәм KazanSummit  роле каралды.

Алдагы очрашу БГЭ делегациясе белән үтте. Очрашуда республика һәм БГЭ эш контактлары һәм алдагы хезмәттәшлек сораулары буенча уртаклаштылар. Президент, шулай ук, Дубаида Татарстан вәкиллеген ачуында ярдәм итүдә рәхмәт белдерде.

Делегация башлыгы – БГЭ Икътисад министры урынбасары Абдуллах Аль-Салех – “СМАРТ Сити Казан” проектын тормышка ашыруда катнашырга ниятен белдерде.

Малайзия делегациясе белән очрашуында яңадан “СМАРТ Сити Казан” проекты турында сүз барды. ТР Президенты Малайзия консорциумы ярдәмендә мәйданның мастер-планы барлыкка килүен ассызыклады.

Зайнол Абидин Омар – Россиядә Малайзиянең Читтән тыш һәм тулы вәкаләтле илчесе “СМАРТ Сити Казан” проекты кысаларында бердәм эшчәнлек – Татарстан һәм Малайзия арасындагы хезмәттәшлекнең башлангычы” дип билгеләде.

Форум кысаларында Татарстан башлыгы, шулай ук, ИХО илләре илчеләре белән очрашты. Катнашучылар икътисади бәйләнешләрне генә түгел, әмма мәдәни, белем һәм дин хезмәттәшлеге сораулары буенча уртаклаштылар.

ИХО Генераль секретаре Экмеледдин Ихсаноглу Президент белән очрашуында Татарстанга “Россия Федерациясенең Сингапуры” дип исем биргән. Билгеләп үтик, дөньяда Сингапур  иң отышлы икътисади модель булып тора.

 

ТР Инвестицион үсеш агентлыгының матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International