БРИКС уеннары башланды!

2024 елның 13 июне, пәнҗешәмбе


Бүген БРИКС илләренең спорт уеннары - БРИКС икътисади төркемендә
катнашучы дәүләтләр арасында ел саен үткәрелә торган мультиспорт
ярышлары старт алды. Россия гимнын ачылышта Эльмира Кәлимуллина
башкарды.
Уеннар турында фактлар:
✔Чара, кагыйдә буларак, ел дәвамында төркемдә рәислек итүче ил
тарафыннан оештырыла
✔Хәзерге вакытта уеннар биш тапкыр үткәрелгән
✔Уеннар 12 көн дәвам итә
✔27 спорт төре
✔60тан артык чакырылган ил
✔4751 спортчы
✔387 медаль комплекты
✔17 спорт объекты
✔Быел скейтбординг, шулай ук пляж волейболы һәм пляж гандболы буенча
ярышлар булмаячак
✔Бүгенге көндә 120 меңгә якын билет сатылган. Тамашачылар арасында иң
зур популярлык синхрон йөзү, суга сикерү, йөзү, сәнгать һәм спорт
гимнастикасы буенча ярышлар тудыра.
✔Алдагы елда уеннарны Бразилиядә уздырырга планлаштыралар.
✔Беренче тапкыр ярышлар ачык форматта уза - аларда БРИКС илләреннән
спортчылар гына түгел, ә катнашу өчен гариза биргән башка дәүләтләр
вәкилләре дә катнаша

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International