Инвестицияләрне җәлеп итәргә өйрәтәбез

2024 елның 12 апреле, җомга


12 апрельдә Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы
КФУның дәүләт һәм муниципаль идарә югары мәктәбе базасында Татарстан
Республикасында дәүләт һәм муниципаль хезмәткәрләр өчен инвестицияләр
җәлеп итү буенча бер көнлек белем бирү семинары үткәрде. Чара ел саен
Татарстан инвестиция командасының квалификациясен күтәрү өчен
оештырыла.
Агентлык җитәкчесе Талия Миңнуллина: “Программа бер көнлек, чөнки
инвесторлар белән эшләүчеләргә бер ай укырга вакыт юк”.
Агентлык хезмәткәрләре көн дәвамында республикада инвестицион
эшчәнлек, региональ инвестицион стандарт, ТР ИҮА халыкара чаралары,
дәүләт-хосусый партнерлык һәм инвестицион проектны гамәлгә ашыру
этаплары турында сөйләделәр.
"Урыннарда проект белән профильле белгечләр шөгыльләнергә тиеш", - ТР
ИҮА дәүләт-хосусый партнерлыкны үстерү бүлеге башлыгы Элина
Җиһанова төбәкнең көндәшлеккә сәләтлелеген арттыру өчен дәүләт-хосусый
партнерлык механизмнарын куллану турында.
Агентлык җитәкчесенең беренче урынбасары Инсаф Галиев тышкы
элемтәләр турында: “Инвесторны ничек һәм кая җәлеп итәргә?”

"Форумда спикер булу җиңел! - Диана Шәйхетдинова, “Халыкара

программалар дирекциясе” АНО генераль директоры вазифаларын
башкаручы Агентлыкның халыкара чаралары турында.
"Күп районнарда сәнәгать парклары бар, әмма бу инде җитәрлек түгел", - дип
белдерде Дмитрий Алексеев, Агентлыкның инвестицион проектларны
экспертизалау бүлеге башлыгы территорияләрне комплекслы үстерү
турында.
ТР ИҮА җитәкчесе урынбасары Марина Епифанцева үсеш агентлыкларында
инвесторларны җәлеп итү механизмнары турында Агентлык блогын
тәмамлады.
Иң яхшы практика буларак Яшел Үзән районы тәҗрибәсе күрсәтелде.
"Инвесторлар безгә ышандылар", - дип белдерде Анастасия Бауэр,
Татарстанда инвестицион эшчәнлек буенча лидер булган Яшел Үзән районы
Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары, инвесторлар белән эшләү
тәҗрибәсе һәм инвестицион инфраструктураны үстерү өлкәсендәге
эшләнмәләре белән уртаклашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International