Казахстан - Татарстанның төп чит ил партнерларының берсе

2024 елның 21 июне, җомга


ТР ИҮА җитәкчесенең беренче урынбасары Инсаф Галиев Татарстан
Рәисенең Төркестан өлкәсе Акиме Дархан Сатыбалды һәм Кызылордин
өлкәсе Акиме Нурлыбәк Налибаев белән очрашуында катнашты. Очрашу
Казан Кремлендә узды. Кунаклар Казанга БРИКС+ илләре шәһәрләренең
халыкара форумында катнашу өчен килделәр.
Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, бүген Казахстан - Татарстанның төп
чит ил партнерларының берсе. Узган ел Татарстан белән Казахстанның товар
әйләнеше 7 процентка артып, 810 миллион доллар тәшкил итте. Рәис үзара
сәүдә күләмен 1 миллиард долларга җиткерергә мөмкин, диде.
Бүген Казахстанның кайбер өлкәләре белән килешүләр гамәлгә ашырыла,
Татарстан компанияләре Казахстанда актив эшчәнлек алып бара. Мәсәлән,
республикада КАМАЗ җыю производствосы эшли, автоүзәкләрне киңәйтү,
кадрлар әзерләү буенча эш алып барыла.
“Безнең башка предприятиеләр дә Казахстан белән актив эшли. Алар
арасында Казан вертолет заводы, ЕлАЗ, КЭР-холдинг, Позис, Әлмәт торба
заводы, Татхимфармпрепараты, Казанькомпрессормаш, Эйдос һәм башкалар
бар. Безнең хезмәттәшлекнең перспективалы юнәлешләре арасында
энергетика, сәнәгать һәм станоклар төзү, автомобиль төзелеше һәм
транспорт, авиа - һәм вертолетлар төзү, газ-мотор ягулыгы, нефть химиясе,
цифрлаштыруны билгеләп үтәсем килә”, - дип санап үтте Татарстан Рәисе.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International