ИҮАга Кытайның икенче Рәисе - Лю Шаоциның оныгы килде

2024 елның 20 июне, пәнҗешәмбе


Бүген ИҮАга Кытайның икенче Рәисе - Лю Шаоциның оныгы (Мао
Цзэдуннан соң) Алексей Климович Федотов (Лю вэйнин) килде. Ул Рус-Азия
эшмәкәрләр һәм сәнәгатьчеләр берлеге (РАЭСБ) вице-президенты,
Гуанчжоуда РАЭСБ вәкиллеге башлыгы булып тора. Лю Вэйнин 1955 елда
туган. Ул Россия гражданы. 1979 елда Мәскәү авиация институтын, 1988
елда Ф.Э. Дзержинский исемендәге Хәрби академияне тәмамлады. 2000 елга
кадәр Россиянең космоска очуларны идарә итү үзәгендә җитәкче
вазифаларын башкарды. Бүген Федотов Кытай базарында Россиягә
инвестицияләрне структуралаштыру буенча зур эксперт. Аның хатыны
Федотова Антонина Алексеевна, Кытайда Рус-Азия эшмәкәрләр һәм
сәнәгатьчеләр берлеге вәкиллегенең икътисади хезмәттәшлек буенча
директоры. ТР ИҮА җитәкчесе урынбасары Марина Епифанцева кунакларны
Бердәм презентация үзәгендә каршы алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International