Урумчи: Евразия өчен яңа мөмкинлекләр

2024 елның 26 июне, чәршәмбе


Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге республика делегациясе составында
Татарстанның инвестицион үсеш агентлыгы бу көннәрдә Кытайның
Синьцзян-Уйгыр автоном районының Урумчи шәһәрендә актив эшли.
Агентлык җитәкчесе вазифаларын башкаручы Инсаф Галиев республика
стенды эшендә актив катнаша. «Китай-Евразия» ЭКСПОсында Татарстанның
технологик стенды тәкъдим ителде, анда республиканың сәнәгать һәм
икътисадый потенциалы презентацияләнде, шулай ук 13-15 ноябрьдә Казанда
узачак «РОСТКИ» Россия-Кытай халыкара форумына чакыру тәкъдим
ителде.
Сүз уңаеннан, май аенда Харбинда узган күргәзмәдә Татарстан стендын
көненә 100 меңгә якын кеше караган.
Халыкара күргәзмә азык-төлек, авыл хуҗалыгы һәм тукыма продукциясе
җитештерүчеләрне берләштерә. Ул үз эченә инвестиция хезмәттәшлеге,
энергетика, җиһазлар җитештерү, тукыма һәм кием, цифрлы технологияләр,
авыл хуҗалыгы продукциясе, туризм кебек юнәлешләрне ала. Күргәзмә 30
июньгә кадәр дәвам итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International