Октябрьдә Татарстан Республикасының Үсеш Корпорациясендә беренче “СМАРТ Сити Казан” Архитектура киңәшмәсе үтте.
Киңәшмәдә Татарстан Республикасының Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Линар Якупов, Татарстан Республикасының Үсеш Корпорациясе (ТР ҮК) генераль директоры Булат Гаянов, Казан шәһәренең баш архитекторы Татьяна Прокофьева, “СМАРТ Сити Казан” архитекторы Норлиза Хашим һәм ТР ҮК архитекторы Эльмира Низамиева катнаштылар.
“СМАРТ Сити Казан” технополисы Архитектура киңәшмәсенең максаты – “яшел” төзелеш принципларын мавыктыру һәм куллану, Россия Федерациясе, халыкара стандартларына туры килү булып тора.
Архитектура киңәшмәсенең беренче утырышында киләчәк технополисның беренче объектлары каралды. Проект интермодаль утырыш чаты эш үзәге функциясе белән булачак, шунда, шулай ук, кинотеатр, магазиннар, кафелар, офислар, транзит кунакханә һәм офис үзәге урнашачак. Шул объектлар өстендә «DBA Projetti» Италия архитектура фирмасы эшли.
Шулай ук очрашуда TGT Oil and Gas Services нефть хезмәте буенча халыкара компаниясенең инжиниринг үзәге турында уртаклаштылар. Ул да “СМАРТ Сити Казан” территориясендә урнашачак. Инвестицион килешүгә KazanSummit 2013 Халыкара саммиты кысаларында кул куелды.
Билгеләп үтик, 2013 елның сентябрендә Татарстан Республикасының Министрлар Кабинеты указы буенча “СМАРТ Сити Казан” Халыкара инвестицион технополис (ХИТ) исемен алды.
ТР Инвестицион үсеш агентлыгының матбугат хезмәте