1,3 км озынлыктагы күперне «Имин сыйфатлы юллар» милли проекты кысаларында Түбән Кама һәм Яр Чаллыны урап узуда төзиләр. Аның әзерлеге 85% ка җитә.
Түбән Кама һәм Чаллы шәһәрләрен урап узу ‒ 81 км озынлыктагы яңа юнәлеш. Проект кысаларында 10 күпер, 5 транспорт чишелеше, 11 юлүткәргеч һәм 5 төрле дәрәҗәдәге кисешү төзелеше төгәлләнә.
Кама ярларын тоташтыручы күпер 22 терәктә торачак. Участокта терәкләр төзелеше төгәлләнгән диярлек. Юл терәкләре 95% ка, эстакада терәкләре 80% ка әзер.
Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, транспорт инфраструктурасы - үсеш нигезе һәм ил икътисадының перспективасы. Кама аша күпер белән Түбән Кама һәм Яр Чаллыны урап узу - федераль масштабтагы мөһим стратегик проект. "Бу илебезнең ике эре сәнәгать үзәге. Элек логистика, заводларга керү белән проблемалар бар иде. Хәзер бу сорауларның барысы да чишелде. Эшләр бер елга диярлек алдан алып барыла. Без хәрәкәтне быел ук башлап җибәрәчәкбез", - диде республика Рәисе.
Талия Миңнуллина төзелеш турында: "Транспорт инфраструктурасы күбрәк үскән саен, инвестицияләр дә күбрәк булачак, чөнки ул инвестиция проектларының икътисадый моделенә йогынты ясый".